Эчтәлеккә күчү

Троицкий-Урай

Мегавики проектыннан
Торак пункт
Троицкий-Урай
55°27′21″ с. ш. 50°13′56″ в. д.GЯO
Ил
Муниципаль район Балык Бистәсе районы
Климат төре dfb — дымлы континенталь
Санлы идентификатор
Почта индекслары 422657
Автомобиль коды 16, 116
Башка мәгълүмат
Русча топонимы Троицкий-Урай
Показать/скрыть карты

Троицкий-Урай — Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — торак пункт (федераль классификатор буенча). Район үзәгеннән 5 км көнчыгыштарак, Куйбышев сусаклагычы буенда урнашкан. Урта мәктәп. Мәдәният йорты. Мәчет. Халыкның төп шөгыле - игенчелек, терлекчелек. Авыл янында Троицк-Урай комплексы урнашкан.

Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 422657.

Тарих

1649 елдан мәгълүм. Халык телендә «Трой Урай» дип йөртелә. 2010 елның 10 июлендә Балык Бистәсе районының Трой Урай авылында мәчет ачылды. Мәчет ачылу тантанасына Трой Урай авылы халкы җыелган иде. Тантананы Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов җитәкләде[1].

Демография

1989 елда 562 кеше (татарлар 54 %, руслар - 44 %), 2000 елда 549 кеше яши.

Климат

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.9 °C -10.9 °C -5.8 °C 4.5 °C 13.4 °C 18.5 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.1 °C 4.4 °C -4.8 °C -10.2 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[3]

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.