Том
Күренеш
Калып:ЕлгаВМ-2Том (рус. Томь, шор. Том) — Көнбатыш Себердәге елга, Об елгасының эре уң кушылдыгы.
Озынлыгы 827 км, бассейн мәйданы 62000 км². Абакан тезмәсенең көнбатыш битләүләреннән башлана. Кар, яңгыр суларыннан туена. Уртача су чыгымы кою урыныда 1110 м³/сек. Октябрь-декабрь башларыннан апрель ахырына кадәр боз белән капланган. Эре кушылдыклар: сул — Мрассу, Кондома, Унга; уң — Уса, Тайдон һ.б. Том тамагыннан Тум шәһәренә кадәр көймәләр йөрешле. Том бассейнында Кузнецк күмер бассейны бар.
Том буенда Междуреченск, Мыски, Новокузнецк, Кемерово, Юрга, Тум, Северск шәһәрләре урнашкан.
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләдә мәгълүматлар карата китерелгән. |