Эчтәлеккә күчү

Тимур Сөләйманов (1987)

Мегавики проектыннан
Тимур Сөләйманов
Файл:Т.Җ.Сөләйманов.jpg
Татарстан Президенты ярдәмчесе ―
Беренчеләр хәрәкәтенең
төбәк бүлекчәсе рәисе
вазифага керешкән
2022 елның декабре
Аңа кадәр вазифа булдырылган
Татарстан Республикасы
яшьләр эшләре министры
.
вазифада
2021 елның 11 сентябре – 2022 елның декабре
Аңа кадәр Дамир Фәттахов
Дәвамчысы Ринат Садыйков
Шәхси мәгълүмат
Туган 4 гыйнвар 1987(1987-01-04) (39 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Сәяси фирка Бердәм Россия
Әти Җәүдәт Сөләйманов
Белем Казан дәүләт университеты
Гранада дәүләт университеты

Тимур Сөләйманов, Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов (1987 елның 4 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстанның сәяси эшлеклесе. 2021 елның 11 сентябреннән 2022 елның декабренә кадәр — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры.[1] 2022 елның декабреннән ― Татарстан Президенты ярдәмчесе ― Гомумроссия «Беренчеләр хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе.[2]

Тәрҗемәи хәле

1987 елның 4 гыйнварында Казанда туган. Әтисе – Җәүдәт Сөләйманов,галим, техник фәннәр докторы (2000), КФУ профессоры (2001), шагыйрь.

Казан дәүләт университетының икътисад факультетын (2009), Гранада университетының  [рус.]икътисад факультетын (2007, Испания), КФУ Идарә һәм территориаль үсеш институтының аспирантурасын (2012 ел) тәмамлаган. Инглиз, испан, алман телләрен белә.

Хезмәт юлы

2008—2009 елларда — «Сәләт» яшьләр үзәге ДУ яшьләр белән эшләү буенча белгече.

2010—2014 елларда — «ТР Студентлар лигасы» ТЯИО Президенты.

2014—2018 елларда — «Сәләт» РЯИФ башкарма директоры.

2018—2021 елларда — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары.[3]

2021-2022 елларда — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры.[4]

2022 елның декабреннән ― Татарстан Президенты ярдәмчесе ― Гомумроссия «Беренчеләр хәрәкәте» балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе.[5]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2011, 2017 — Татарстан Республикасы премьер-министрының Рәхмәт хаты
  • 2013 — Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты
  • 2016 — «Татарстан Республикасы дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен» көмеш мактау билгесе
  • 2017 — Казан шәһәре мэрының Рәхмәт хаты

Искәрмәләр

Сылтамалар

Элгәре:
Дамир Фәттахов
2018―2021
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры
2021—2022
Алмашка килүче:
Ринат Садыйков