Теркәгеч
Күренеш
Җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмлә өлешләрен үзара бәйләү өчен кулланыла торган сүз төркеме — теркәгеч.
Мәсәлән:
- Чәчәкле һәм кояшлы беренче июнь көне. (Ә. Бикчәнтәева) Ярның астына тавышсыз-тынсыз гына кердек тә кармакларны хәзерли башладык. (Г. Ибраһимов) җөмләләрендә һәм, тә теркәгечләре җөмлә кисәкләрен үзара бәйләп килгәннәр;
- Урман күгәрченнәре гөрли һәм сандугачлар чутылдый. (Г. Бәширов) — бу җөмләдә һәм теркәгече кушма җөмлә өлешләрен үзара бәйләп килгән.
Чыганаклар
Бу — Тел белеме буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләдә мәгълүматлар карата китерелгән. |