Эчтәлеккә күчү

Тара Липински

Мегавики проектыннан
ингл. Tara Lipinski
Гражданство
Вид спорта фигурное катание[d]
Цвет волос Блондиннар
Имя при рождении ингл. Tara Kristen Lipinski
Участвовал(а) в Фигурное катание на зимних Олимпийских играх 1998 — одиночное катание (женщины)[d]
Пол или гендер хатын-кыз
Спортивная дисциплина женское одиночное фигурное катание[d]
Главный тренер
Количество подписчиков в соцсети 107 230
Представляет страну в спорте
Официальный сайт taralipinski.com [ингл.]
Высота/рост 155
Победа в Фигурное катание на зимних Олимпийских играх 1998 — одиночное катание (женщины)[d], Чемпионат мира по фигурному катанию 1997[d], 1996–1997 Champions Series Final[d] һәм 1997–1998 Champions Series Final[d]
Изображение
Дата рождения 10 июнь 1982(1982-06-10)[1] (44 яшь)
Цвет глаз яшел[d]
Род занятий фигурист, телевизион актёр, киноактер, спортивный комментатор
Место рождения
Хореограф
Логотип Викисклад Викисклад медиафайллар

Тара Кристен Липински (ингл. Tara Kristen Lipinski, 10 июнь 1982 ел; АКШ, Пенсильвания штаты, Филадельфия каласы) — Америка фигуристы, ялгыз йөрү программасында чыгыш ясаучы, актёр. Наганодагы 1998 кышкы Олимпия уеннары чемпионы, 1997 елны дөнья чемпионы, 1997 елда АКШ чемпионы.

2006 елда АКШның Фигуралы шуу Дан залына кертелгән.

Карьерасы

Фигуристка карьерасы

Тара башта һәвәскәр шуу белән шөгыльләнә, аның шууы балалык стиле белән аерылып тора. 1998 елда Наганода Олимпия уеннарындагы (Япония) көтелмәгән җиңүеннән соң (аңа 15 яшь була ул чакта) һәвәскәр карьерасын калдырып, профессиональ боз шууларына китә. 17 яшендә Тара планета беренчелегендә профессионаллар арасында җиңү яулый һәм иң яшь профессиональ чемпион була. Соңыннан янбашының җәрәхәте үзен белдерә башлый. 19 яшендә Сент-Луиста үткән «Йолдызлар — бозда» исемле шоу вакытында җитди рецидив була, һәм Липински зур спорттан китергә карар итә.

Уенчы карьерасы

Яшь актёр режиссерлар Ларри Пирс һәм Арманд Мастроянниның «Фәрештәгә кагылганнар» (1994-2003) драма сериалын төшерү мәйданчыгында бик уңышлы эшләп ала. Сериалда төп рольләрдә Ром Дауни, Делла Рис, Джон Рай төшәләр. Аннары Тара Липински «Арлисс», «Иртә чыгарылыш», «Җиденче кат» кебек сериалларда эпизодик рольләрдә катнаша. Тиздән режиссерлар Кеннет Кох һәм Гэри Халворсон Тараны «Сабрина — кече убырлы карчык» (1996-2003) гаилә комедия сериалына чакыралар. Мелисса Джоан Харт, Ник Бэкэй, Кэролайн Ри кебек актерлар комедиядә төп рольләрне башкаралар.

Тара Липинскиның карьерасы дәвам итә, аңа даими рәвештә эпизодик рольләр тәгъдим итәләр.

Тара Липински башлыча эпизодик рольләрдә уйный, әммә төп рольләре дә очрый, мәсәлән, 2000 елда режиссер Джордж Эршбэймерның «Боз фәрештәсе» комедия драмасында. Актерлар Николь Том, Нэнси Керриган, Брендан Бейзер һәм Эндрю Джонсон тамашачыларны үзләренең уены белән таң калдырды. Фильмның мистик сюжеты хоккей буенча АКШ олимпия җыелма командасы капитаны Мэтт Кларкның иртә вафат булуы белән бәйле, әммә аның вафаты спорт карьерасында нокта куймый. Үлгәннән соң капитан тормышка билгеле америка фигуристкасы тәнендә кабаттан кайта.

Аннары Липинскиның кинокарьерасында эпизодларның «бөек дәвере» башлана, еш кына аның исеме титрларда да хәтта күрсәтелми. 2002 елда Тара Липински «Скуби-Ду» американ анимация фильмын тавышландыруда катнаша.

Тара шәфкатьлелек һәм балаларга булышу белән шөгыльләнә. «Мисс Вселенная 2013» гүзәллек конкурсы жюрисы әгъзасы булды. 2013 елның октябрендә Липински Сочида кышкы Олимпия уеннары вакытында NBC, NBC Sports и Universal Sports комментатор-аналитигы була дип игълан ителә.

Спорт казанышлары

Ярышлар/Заман 1994-1995 1995-1996 1996-1997 1997-1998
Кышкы Олимпия уеннары Бер
Дөнья чемпионатлары Унбиш Бер
Юниорлар арасында дөнья чемпионатлары Дүрт Биш
АКШ чемпионатлары Өч Бер Ике

Шәхси тормышы

2017 елның июнь ае азагында Fox Sports телеканалы продюсеры Тодд Капостасига кияүгә чыга[2].

Искәрмәләр

Сылтамалар