Эчтәлеккә күчү

Сөембикә мәчете (Яр Чаллы)

Мегавики проектыннан
Мәчет
Сөембикә мәчете
Яр Чаллы шәһәрендәге Сөембикә мәчете күренеше, 2024
Яр Чаллы шәһәрендәге Сөембикә мәчете күренеше, 2024
Ил Россия
Республика Татарстан Республикасы
Шәһәр Яр Чаллы
Координатлар 55°45′12″ с. ш. 52°26′27″ в. д.GЯO
Мөселманнарның Диния нәзарәте Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте
Архитектор Алмаз Мөһлиев[1]
Соңгы имам Рәис хәзрәт Әхмәтов
Сыешлыгы 210 кеше
Манаралар саны 1
Манараның биеклеге 22 м
Материал агач
Халәте гамәлдә
Карта

Сөембикә мәчете (рус. мечеть «Сююмбике») — Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районы 27 нче комплексында урнашкан агач мәчет[2], 210 намаз укучыга исәпләнгән[3][4].

Объект рәсми рәвештә 2024 елның 17 августында ачыла[5].

Адресы: Яр Чаллы шәһәре, Автозавод районы, 27 нче комплекс, Галиәсгар Камал бульвары, 4 А йорт[6].

Тарихы

Мәчет төзелеше өчен җир 2007 елда бүлеп бирелә, төзелеш эшләре 2009 елда башлана[7]. Башта намазлар вакытлыча вагонда укыла[7].

Файл:Открытие мечети Сююмбике.jpg
Мәчетнең ачылу тантанасыннан күренеш, 2024

2014 елга төзелеш эшләренең 70 проценты тәмамлана[8], шул ук елда мәчет эшли башлый[9].

2018 елда 22 метр биеклектәге манара куела[9].

2024 елның 17 августында мәчетнең рәсми ачылышы була[5]. Тантаналы чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Кама буе төбәге казые һәм Чаллы шәһәренең «Ак мәчет» мәдрәсәсе җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов һ. б. катнаша[5].

Иганәчеләр

Төзелешкә 7,5 млн сум акча тотылган, аның төп өлешен исемен күрсәтмәскә теләгән иганәче керткән[4]. «Татсвет» фирмасы башлыгы Булат Нуретдинов электр энергиясенә тоташтыру буенча ярдәм күрсәтә. Шулай ук «Электротехприбор» заводы тимер конструкцияләр ясау белән ярдәм итә[7].

Архитектурасы

Сөембикә мәчете — агачтан төзелгән бина[6], бу — шәһәрдәге икенче агач мәчет[8], архитекторы — Алмаз Мөһлиев[1]. Манарасының биеклеге 22 метр тәшкил итә[9]. Ул тимер каркастан эшләнгән һәм сайдинг белән тышланган. 2018 елның июлендә манара өстенә ярымай куела[10].

Эчке төзелеше

Мәчетнең һәр каты төрле максатлар өчен билгеләнгән[11]:

  • цоколь каты (янкорма) ике уку сыйныфын, хезмәткәрләр бүлмәсен, ашханәне, тәһарәтханәне һәм хуҗалык бүлмәсен үз эченә ала[12];
  • беренче катында ир-атлар өчен 130 кешегә исәпләнгән намаз залы, имам бүлмәсе һәм веранда бар[13];
  • икенче катта хатын-кызлар өчен якынча 80 кешелек гыйбадәт урыны булдырылган, бирегә шулай ук аерым керү юлы каралган[5].

Мәчет имамы

Мәчетнең имам-хатыйбы — Рәис хәзрәт Әхмәтов. Ул Чаллы шәһәренең «Ак мәчет» мәдрәсәсен тәмамлаган[5]. Мәчет ачылганда Рәис хәзрәт Әхмәтовка «Мөфтиятнең 30 еллыгы» медале тапшырыла[11].

Эшчәнлеге

Мәчеттә ислам дине нигезләре буенча хатын-кызлар өчен дәресләр үткәрелә. Ике төркемдә берьюлы 50 хатын-кыз белем ала. Мәчет каршында мәдрәсә эшли[13].

Төзәтү эшләре

2023 елда, агач бина утыру нәтиҗәсендә, түшәмдә ярыклар барлыкка килә, яңгырлар вакытында түбәдән су үтә башлый. Төзәтү эшләре мәхәллә кешеләренең иганәләре исәбенә башкарыла[2].

Искәрмәләр

  1. ↑ 1,0 1,1 Мечеть Сююмбике – Набережные Челны (рус.). ros-spravka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
  2. ↑ 2,0 2,1 В челнинской мечети «Сююмбике» начали ремонт крыши (рус.). Челнинские известия (24 май 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
  3. ↑ Мечети Набережных Челнов. nashichelny.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2026.
  4. ↑ 4,0 4,1 Чаллыдагы Сөембикә мәчетенә 22 метр биеклектәге манара куелды. Татар-информ (31 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
  5. ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 Чаллы мөхтәсибәтендә «Сөембикә» мәчете ачылды. ДУМ РФ (17 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
  6. ↑ 6,0 6,1 Чаллы мөхтәсибәтендә «Сөембикә» мәчете ачылды. Татар-информ (18 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
  7. ↑ 7,0 7,1 7,2 Чаллыда «Сөембикә» мәчете төзелә. ДУМ РФ (27 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
  8. ↑ 8,0 8,1 Яр Чаллыда «Сөембикә» мәчете төзелә. Татар-информ (28 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
  9. ↑ 9,0 9,1 9,2 В Набережных Челнах возвели минарет мечети Сююмбике высотой 22 метра (рус.). Татар-информ (31 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
  10. ↑ На минарет мечети Сююмбике водрузили полумесяц (рус.). tvchelny.ru (30 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
  11. ↑ 11,0 11,1 Чаллыда рәсми төстә «Сөембикә» мәчетен ачтылар. shahrichalli.ru (19 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
  12. ↑ В Набережночелнинском мухтасибате открылась мечеть «Сөембикә» (рус.). ДУМ РФ (17 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.
  13. ↑ 13,0 13,1 Яр Чаллы яңа «Сөембикә» мәчете ачылды. tnv.ru (19 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2026.

Сылтамалар