Сула
Күренеш

Бёрш (Stizostedion volgensis) яки сула - алабугалылар гаиләлегеннән сыла балыклылар ыругы балыгы. Каспий, Азак һәм Кара диңгез бассейннарында, ТРда Зөя, Кама, Мишә һ.б. елгаларда, Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында очрый.
Озынлыгы - 25-45 см, авырлыгы 250 г нан 1,4 кг га кадәр. Тышкы кыяфәте белән сыла балыгына бик охшаган, ләкин казык тешләре булмавы, саңак һәм «яңаклары» вак кытыршы тәңкәле булуы белән (сыла балыгыныкы бөтенләй шәрә) аерылып тора. Җенси өлгерү вакыты 3 нче яки 4 нче елга туры килә. Апрель ахырыннан майга кадәр агым суда уылдык чәчә. Башлыча, вак балык һәм кысласыманнар белән туклана. Промысел балыгы.
Чыганаклар
- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2013 елның 19 октябрь көнендә архивланган.
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләдә мәгълүматлар карата китерелгән. |