Эчтәлеккә күчү

Сембер операциясе

Мегавики проектыннан
Сембер операиясе
Төп низаг: Россия ватандашлар сугышы
Дата 9—28 сентябрь 1918
Урын Самар губернасы,
Сембер губернасы
Нәтиҗә бәлшәвикләрның җиңүе.
Көндәшләр
РСФСР Россия байрагы Ак хәрәкәте
Командирлар
Михаил Тухачевский
Пётр Славен
Россия байрагы Станислав Чечек, Владимир Каппель (КомУч Халык армиясе)
Россия байрагы Георгий Старк (КомУч Халык армиясенең сугыш елга флоты)
Россия байрагы Ян Сыровый (Чехословаклар корпусы)
Якларның көчләре
1нче армия
5нче армия
Идел хәрби флотилиясе
Россия байрагыКомУч Халык армиясенең 1-я и 2-я дивизии
Россия байрагы Чехословаклар корпусының Идел группировкасы
11500 штыклар һәм кылычлар

Россия байрагы КомУч Халык армиясенең сугыш елга флоты

Югалтулар
билгесез билгесез

Сембер операциясе — ватандашлар сугышы вакытында ЭККА Көнчыгыш фронтның КомУч Халык армиясенә каршы һөҗүм итү операциясе.

Алтарих

Казан басып алудан соң фронтның конфигурациясе акларга өчен уңайсыз булган: Казан янында 2 000 - 2 500 кеше 100-120 километрлы фронтта урнашкан, ә кызылллар шул ук участогында биш тапкыр зур көчләрне туплаганнар. Шуңа карамастан, аклар һөҗүмне дәвам итергә тырышканнар. Аларга ярдәм итү өчен С. Чечек Сембердән Казанга Владимир Каппельның отрядны җибәрә (2340 штыклар һәм кылычлар). 29 августына каршы төндә аклар Түбән Ослан янында Владимир Каппельның төшергәннәр; алар урындагы кызыл частьләрне чигерндергәннәр һәм Зөягә чыкканнар. Ләкин кызылларның сан ягыннан өстенләк һәм ярдәмнең юклыгы Каппельны чигенергә мәҗбур иткәннәр.

Операция

Шушы ситуация белән файдалангач, 9 сенятбрьдә 1нче армия (Сембер төмәне) һөҗүмне башлый һәм 12 сентябрьдә Семберне ала. 14 сентябрьгә каршы төндә 1нче армия Идел елгасы аша чыга, ә сентябрьның ахырына 30—35 километрга алга киткән.

Казан яныннан кайткан Каппель отряды контратака ясый һәм кызылларны Идел аръягына чигендерә. 18-24 сентябрьдә Каппель Семберне сугышып алырга тырышкан, ләкин аның атакларны кызыллар кире кайтарганнар; 5нче армия һәм Идел хәрби флотилиясе килгәч, кызыллар яңадан Идел аша чыгалар һәм Каппельның отрядны Чардаклы районына чигендерә, кайда аны чолганышка алалар һәм тар-мар итәләр.

Нәтиҗәләр

Казан һәм Сембернең бирелүдән соң аклар урта Идел сызыгыннан чигенәләр. 13 сентябрьдә кызыллар Вольскны алалар. КомУч Халык армия эчендә тәртипсезлек башлана; аның частьләре тиз рәвештә чигенә башлаганнар.

Шулай ук карагыз