Сания Шәһәрова
| Сания Шәһәрова | |
|---|---|
| Туган көне | 17 март 1947 (79 яшь) |
| Туган җире | |
| Белеме | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | педиатр |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Гыйльми дәрәҗәсе | медицина фәннәре докторы[d] |
| Гыйльми исеме | профессор |
Сания Шәһәрова (17 март 1947 ел) — дәүләт хезмәте, югары мәктәп һәм сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны, табиб-педиатр. 1999 елдан Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау министры, 2001 елдан Башкорт дәүләт медицина университетының Өстәмә белем бирү институты хезмәткәре. Медицина фәннәре докторы (2004). Россия Федерациясенең (2000) һәм Башкортстан Республикасының (1997) атказанган табибы.[1]
Биографиясе
Сания Вәли кызы Шәһәрова 1947 елның 17 мартында Башкорт АССРның Учалы районы Наурыз авылында туа.
1971 елда Башкорт медицина институтының педиатрия факультетын тәмамлый. Табиб карьерасын Учалы шәһәрендә участок педиатры булып башлый, аннары 1972-1984 елларда Уфа шәһәренең йогышлы чирләр дәваханәсендә ординатор, бүлек мөдире булып эшли[2].
1995-1999 елларда — Уфа шәһәре хакимиятенең сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы, 1999-2001 елларда — Башкортстанның сәламәтлек саклау министры.
2001 елдан — доцент, 2004 елдан — Өстәмә һөнәри белем бирү институты курсы белән педиатрия кафедрасы профессоры[2].
Аның актив катнашлыгында республикада һәм Уфада дәвалау учреждениеләре ачыла, республиканың сәламәтлек саклау өлкәсе аннары үсә башлый.
Фәнни эшчәнлеге
1997 елда Ырынбур медицина академиясендә «Пути совершенствования медицинской помощи детям инвалидам в условиях крупного города» темасына кандидатлык диссертациясе яклый, 2004 елда Мәскәүдә Федераль реабилитация үзәгендә «Заболеваемость, инвалидность и комплексная реабилитация больных и инвалидов вследствие болезней системы кровообращения в РБ» темасына докторлык диссертациясе яклый[3].
Фәнни эшчәнлеге халык сәламәтлеген өйрәнүгә һәм аның медик-биологик күрсәткечләрен эшләүгә, поликлиника шартларында балаларны дәвалауны камилләштерүгә, балалар инвалидлыгын искәртүгә, балаларны һәм инвалид бала булган гаиләләрне социаль яклау проблемаларына багышланган[1]. 170 кә якын фәнни хезмәт авторы.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Башкортстан Республиканың һәм Россия Федерациясенең атказанган табибы. БР Сәламәтлек саклау министрлыгының, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, бик күп рәхмәт хатлары бар[2].
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 Шәһәрова Сания Вәли ҡыҙы
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Шагарова Сания Валеевна(үле сылтама)
- ↑ Шагарова С.В., archived from the original on 2019-07-26, retrieved 2022-04-24
Сылтамалар
- Шәһәрова Сания Вәли кызы// Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. [Тикшерелгән 19 апрель 2022]
Бу мәкаләгә РУВИКИның башка мәкаләләре сылтамый. |
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 17 март көнне туганнар
- 1947 елда туганнар
- ССРБда туганнар
- Учалы районында туганнар
- Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаучылар
- РФ атказанган табиблары
- Башкорт АССРның атказанган табиблары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Профессорлар
- Башкортстанда туганнар
- Башкортстанның атказанган табиблары
- Медицина фәннәре докторлары