Роскосмос
| Роскосмос | |
|---|---|
| Официальный сайт | roscosmos.ru [рус.] [ингл.] |
| Организационно-правовая форма | дәүләт корпорациясе[d] |
| Менеджер/директор | Остапенко, Олег Николаевич[d] |
| Предыдущее по порядку | Q3442298? |
| Общая выручка | |
| Официальное название | рус. Государственная корпорация по космической деятельности «Роскосмос»[2] |
| Краткое имя или название | Роскосмос |
| Государство | |
| Число сотрудников |
|
| Количество подписчиков в соцсети | 201 646 |
| Дата возникновения | 25 февраль 1992 |
| Операционная прибыль |
|
| Собственный капитал | |
| Участник организации или коллектива | Q3153043?[6] һәм Халыкара галәми мәгълүмат тапшыру системалары консультатив комитеты[d] |
| Чистая прибыль | |
| Отрасль | Россия галәми тармагы[d] |
| Общая задолженность | 35 000 000 000 |
| Расположение штаб-квартиры | |
| Заменил | ССРБ гомуми машиналар төзү министрлыгы[d] һәм ССРБ галәми программасы[d] |
| Логотип РУВИКИ.Медиа Роскосмос РУВИКИ.Медиада | |
Роскосмос яки Галәми эшчәнлек буенча дәүләт корпорациясе «Роскосмос» (рус. Государственная корпорация по космической деятельности «Роскосмос») — Россиянең галәми программалары өчен җаваплы дәүләт корпорациясе.
2015 елның 28 декабрендә Россия Федераль галәми агентлыгы нигезендә үзгәртеп корылган.
Роскосмос идарәсе Мәскәүдә, ә Галәми очышлар белән идарә итү үзәге Королев шәһәрендә урнашкан. Юрий Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәге Мәскәү өлкәсенең Йолдыз шәһәрчегендә урнашкан.
Галәми аппаратларны җибәрү җайланмалары Байкоңгыр галәм аланында, Плесецк галәм аланында (пилотсыз очышлар өчен) һәм төзелә торган Көнчыгыш галәм аланында урнашалар.
Тарих
1992 елның 25 февралендә Россиянең галәми агентлыгы булдырыла.
1999 елда Россиянең галәми агентлыгыннан Россиянең һава-галәми агентлыгы яңадан корыла.
2004 елда Россиянең һава-галәми агентлыгыннан Роскосмос Федераль галәми агентлыгы төзелә.
2015 елда Роскосмос Федераль галәми агентлыгыннан Роскосмос галәми эшчәнлек буенча дәүләт корпорациясе корыла.
Бурычлар
Астрофизика
- «Спектр-Р (Радиоастрон)» — астрофизик тикшеренүләр өчен җибәрелгән радиотелескоп (2011 елдан)
- «Спектр-РГ» — халыкара орбиталь астрофизик күзәтүханә, Галәмне гамма һәм рөнтген диапазонында тикшерәчәк (2017 елда)
- «Нуклон» — галәми нурларны тикшерүче җайланма, 2014 елдан «Ресурс-П» № 2 иярченендә урнаштырылган
Пилотлы галәми аппаратлар
- Халыкара галәми станция
- «Союз-ТМА» — 2016 елга Җирдән Халыкара галәми станциягә экипажларны китерүче дөньяның бердәнбер галәми корабы.
Ракета ташучылар
- «Протон-М» — авыр ракета ташучы, 2001 елдан
- «Ангара» — модуль төрендәге ракета ташучылар гаиләсе, 2014 елдан
- «Союз-ФГ» — Р-7 гаиләсеннән ракета ташучы, 2001 елда — беренче очыш, төп максат — «Союз-ТМА» галәми корабын Халыкара галәми станциягә җибәрү
- «Союз-2.1в» — җиңел ракета ташучы, 2013 елдан
Планеталар тикшерү
Искәрмәләр
- ↑ Рейтинг крупнейших компаний России по объему реализации продукции — Эксперт РА.
- ↑ https://www.roscosmos.ru/
- ↑ http://www.interfax.ru/russia/486114
- ↑ http://www.ria.ru/space/20150422/1060166729.html
- ↑ http://www.kommersant.ru/doc/2314990
- ↑ https://www.iadc-home.org/member_agencies_list
- ↑ https://www.roscosmos.ru/media/img/docs/Reports/report.2017.pdf