Резеда Сабитовская
| Резеда Сабитовская | |
|---|---|
| Резеда Сабитовская Резеда Сабитовская | |
| Тулы исеме | Резеда Газиз кызы Сабитовская |
| Туган көне | 6 сентябрь 1946 (80 яшь) |
| Туган җире | Татарстан, Казан |
| Белеме | |
| Эшчәнлеге | музыкант, мөгаллим |
| Милләт | татар |
Резеда Сабитовская (Резеда Газиз кызы Сабитовская) – музыкант, югары дәрәҗәле педагог. Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы (көллият) директоры (1989-2009), бүлек мөдире. РФ (2003) Һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. РФ мәгариф әйдәүчесе (2003). Ел хатын-кызы (2005).
Тәрҗемәи хәле
1946 елның 6 сентябрендә Казанда музыкаль гаиләдә туа: апасы — фортепианода, абыйсы — эскрипкәдә уйныйлар. Биш яшендә ата-аналары кызын Казанның ул елларда Петр Чайковский исемен йөрткән Беренче балалар музыка мәктәбенә бирәләр. 1960 елда Казан консерваториясе каршындагы сәләтле балалар өчен махсус урта музыка мәктәбе ачылу белән, шунда күчерелә һәм аны 1964 елда тәмамлый. Казан дәүләт консерваториясен 1969 елда тәмамлый. Төрле елларда А.В. Чернышёва, В.Н. Фрейман, Э.А. Монасзон классларында махсус фортепиано буенча укый.
Резеда Сабитовская җитәкчелек иткән елларда Казан музыка көллиятенең өстәмә икенче бинасы төзелә.
Хезмәт баскычлары
- 1969-1970 Түбән Кама музыка училищесындә укытучы.
- 1964-1969 Казан махсус урта музыка мәктәбендә концертмейстер, 1986-1988 директор урынбасары.
- 1970-1979, 1981-1986 Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесы (көллият) укытучысы, 1989-2009 директор, 2009 елдан көллиятнең сәнгать җитәкчесе, фортепиано бүлеге мөдире.[1]
- 1978-1981 Казан дәүләт консерваториясендә укытучы.
- Г. Камал исемендәге Татар драма театрында концертмейстер.
- Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә концертмейстер.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2003).[2][3]
- ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- РФ мәгариф әйдәүчесе (2003).
- Ел хатын-кызы (2005).
- «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале.
- «Хезмәт ветераны» медале.
- ТР президентының Рәхмәт хаты.
- РФ театр әһелләре берлеге әгъзасы.
Чыганаклар
- «Татарский энциклопедический словарь». Казан , Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999.
- «Татарская энциклопедия». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.
Искәрмәләр
- ↑ ТР мәдәният министрлыгы сайтында 2018 елның 24 август көнендә архивланган.
- ↑ Бүләкләү турында мәгълүмат
- ↑ РФ президенты указы
Сылтамалар
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 6 сентябрь көнне туганнар
- 1946 елда туганнар
- Мегавики:Замандашлар биографиясе
- Әлифба буенча шәхесләр
- Татарстанда туганнар
- Казанда туганнар
- Казан консерваториясен тәмамлаучылар
- Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар
- Вуз укытучылары