Редис

Реди́с (яки төче торма) — тормалар төреннән кәбестәлеләр гаиләсеннән беръеллык яки икееллык үсемлек.
Редис яфраклары тәмле һәм файдалы булса да, күпләр аларны ыргыта. Яфракларны томалап пешерергә, окрошкага өстәр гә, салат итәргә, щи пешергәндә кулланырга була. Редис яфракларында : витаминнар (бигрәк тә А витамины) һәм микроэлементлар бик күп. Редис яфракларын куллану ялкынсыну һәм салкын тию куркынычын киметә.
Алардагы фитонцидларны натураль антибиотиклар дип әйтергә була. , Эчәклекне чистарту, эч кибүне бетерү өчен ата-бабаларыбыз түбәндәге рецептны кулланганнар. 1 аш кашыгы вакланган чи яфракка 1 стакан кай нар су салырга һәм 1 сәгать төнәтеп, сөзәргә. Төнәтмәне 3 көн дәвамында көненә 3 тапкыр ашап 20 минут узгач эчәргә. Редис яфракларын киптереп • кыш көннәрендә кулланырга ярый, аларның дәвалау сыйфаты шактый дәрәҗәдә сакланып кала.
Искәрмәләр
- ↑ Linnæi C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 2. — С. 669.
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |