Пьер Бомарше
Күренеш
| Пьер Бомарше | |
|---|---|
| Туу датасы: | 24.1.1732 |
| Туу урыны: | Париж |
| Үлем датасы: | 18.5.1799 |
| Үлем урыны: | Париж |
| Ватандашлык: | |
| Эшчәнлек төре: | музыкант, шагыйрь, эшмәкәр, нәшир, драматург, дипломат, финанс белгече, публицист, язучы |
| Иҗат итү теле: | француз теле |
| Имза: | |
Пьер-Огюстен Карон де Бомарше (фр. Pierre-Augustin Caron de Beaumarchais; 24 гыйнвар 1732, Париж — 18 май 1799) — мәшһүр француз драматургы. Беренче пьесаларында («Евгения» (1767), «Ике дус» (1770)) иҗтимагый тигезсезлек тасвирланыла. «Хатирәләр» памфлетында (1773—74) Бомаршеның демократик карашлары үз гәүдәләнешен тапкан. «Севилья чәчтарашы» (1775), «Фигароның өйләнүе» (1784) пьесалары Бомаршега дөньякүләм мәшһүрлек китергән.
«Фигароның өйләнүе»ндә язучы гади халык вәкиле — Фигароның эрудициясен олылап, асылзадә Альмавиваның наданлыгыннан көлә. Бомарше кәмитләре дөнья театр сәхнәләрендә үзенә лаек урын алган.
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, Мегавики проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләдә мәгълүматлар карата китерелгән. |