Эчтәлеккә күчү

Пульсар

Мегавики проектыннан
Пульсар
Дата открытия 1967[1][2]
Первооткрыватель или изобретатель Джоселин Белл Бернелл[d][1][2] һәм Әнтони Һьюиш
Место астрономического открытия Кембриҗ
Изображение
Видеофайл
Логотип РУВИКИ.Медиа Пульсар РУВИКИ.Медиада
Пульсар: үзәк сфера - әйләнүче нейтрон йолдыз, кәкре сызыклар - пульсарның магнит кыры сызыклары, зәңгәрсу конуслар - пульсарның нурланышы
Краб томанлыгы үзәгендә пульсар урнашкан, зәңгәр төс - рөнтген нурланыш, кызыл - оптик диапазон

Файл:Millisecond pulsar and accretion disk - NASA animation (hi-res).ogv Файл:Vela Pulsar jet seen by Chandra Observatory.ogv Пульсар — Җиргә периодик импульс төрендә килүче оптик, рөнтген, гамма нурланышның галәми чыганагы.

Пульсарлар - галәми маяклар буларак кулланыла.Вояҗер корабында җибәрелгән "хатта"(Voyager Golden Record) Кояшның урнашу урыны 14 билгеле пульсарга карата күрсәтелгән. Җирдән тыш цивилизация әлеге пульсарлар ярдәмендә галактикабызда Кояш системасын таба ала дип фаразланыла.

Заманча астрофизик теория буенча пульсар — магнит кырлы әйләнүче нейтрон йолдыз булып тора, шул йолдызның магнит кыры әйләнү күчәренә авышкан, шуңа күрә Җиргә модулянгән нурланыш килә.

Тарих

Беренча пульсар 1967 елда Кембриҗ Университетында ачылган, шуның өчен Энтони Хьюиш Нобель премиясен алган.

Баштрак әлеге объект LGM-1 (Little Green Men — кечкенә яшел кешеләр) дип аталган, чөнки дөрес периодик радиоимпульслар ясалма чыгышына ия дип саналган. Совет физигы Шкловский пульсарлар - Җирдән тышкы цивилизацияләрнең үтә көчле "маяклары" булып тора дип тәкъдим иткән.

Ләкин соңрак астрофизиклар уртак карашка киләләр: радиопульсар - магнит кыры белән әйләнүче нейтрон йолдыз булып тора.

Төрләр

2008 елга 1790 радиопульсар табылган инде, иң якыны Кояштан 390 яктылык елы арада урнашкан.

Соңрак та рөнтген пульсарлар ачылган. Радиопульсар үз әйләнү энергиясен нурланышка тотыла, ә рөнтген пульсарлар күрше йолдыз матдәсен аккреция (массасын "суыру") исәбенә нурландыра, күрше йолдыз акрынлап ак кәрлә йолдызга әйләнә. Күрше йолдызның массасын "суырганда" пульсарның массасы арта бара, нәтиҗәдә инерция моменты һәм әйләнү ешлыгы арта. Радиопульсарлар кирсенчә вакыт белән акрыная.

Радиопульсар 0,1-10 секунда дәвамында бер әйләнеш ясый, ә рөнтген пульсар бер секундада берничә йөз әйләнеш ясый.

2015 елда Ферми телескобы ярдәмендә гамма-пульсар табылган.

Искәрмәләр

Сылтамалар