Преч Зогай
| Преч Зогай | |
|---|---|
| алб. Preç Zogaj | |
| Туган көне | 5 декабрь 1957 (68 яшь) |
| Туган җире | |
| Белеме | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | шагыйрь, язучы, журналист |
Преч Зогай (алб. Preç Zogaj ; 1957 ел 5 декабрь, Лежа, Албания) - албан язучысы, шагыйрь, журналист, дәүләт һәм сәяси эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле
Тиран университетында албан филологиясе һәм әдәбиятын өйрәнә. Журналист һәм нәшир булып эшли. "Drita", "Koha Jone", "Shekulli", "Republika", "Spekter һәм Nentori" журналлары белән хезмәттәшлек иткән.
1990 елда албанның демократик оппозициясе өлкәсендә әйдәп баручы эшлеклеләрнең берсе һәм 1990-1991 елларда антикоммунистик чыгыш ясауда актив катнашучыларның берсе була. Шул ук вакытта Зогай албан журналистлар ассоциациясе рәисе итеп сайланды.
1991 елның июнендә коалицион коммунистлар-демократик Хөкүмәтендә беренче катнаш булмаган мәдәният министры булды. 1992 елда Сали Бериш белән низаг аркасында министр вазыйфасыннан китә һәм демократик альянс партиясенең генераль секретаре итеп сайлана.
2000 елда күпмедер вакыт Илир Мета Хөкүмәтендәге портфельсез министр була. Албан парламенты депутаты, анда чит ил эшләре һәм сәүдә мәсьәләләре буенча комиссия рәисе булып эшләгән.
Иҗат
Беренче эшләрне 1991 елда бастырган. Шигырь җыентыклары һәм кыска прозаик әсәрләр авторы. 2015 елда "Fillimet" истәлекләр китабын бастырып чыгарды.
Зогая әсәрләре француз һәм итальян телләренә тәрҗемә ителгән.
Шигърият
- Qielli i gjithkujt, Tirana 1991.
- Këmbësor në qiell, Tirana 1994.
- Kalimi, Tirana 1999.
- Pas Erës së Re, Tirana 2004.
- Gjalle une pashe, Tirana 2008.
- Ngjarje në tokë, Tirana 2011
Нәсер
- Shetitorja, Tirana 1990.
- Pa histori, Tirana 1993.
- Paradhoma e nje presidenti , Tirana 2001.
- Kufiri , Tirana 2007
Истәлек китаплары
Бүләкләр
"Елның иң яхшы китабы" өчен (ике тапкыр) милли әдәби премиясе, "Алтын каләм", "Ягос" премиясе, Наим Фрашери исемендәге премия лауреатына лаеклы булды.
Тышкы сылтамалар
- Преч Зогај(үле сылтама)
- Албания әдәбиятына багышланган сайт
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 5 декабрь көнне туганнар
- 1957 елда туганнар
- Албаниядә туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча шагыйрьләр
- Әлифба буенча язучылар
- Әлифба буенча журналистлар
- Албания шагыйрьләре
- Албания язучылары
- Албания журналистлары
- Албания сәясәтчеләре
- Албания дәүләт башлыклары
- Журналистлар
- Шагыйрьләр