Печора
| Печора | |
|---|---|
| | |
| Тасвирлама | |
| Озынлык | 1809 км |
| Су агымы | |
| Су башы | Төньяк Урал |
| • Координатлар | 62°12′06″ с. ш. 59°25′55″ в. д.GЯO |
| Тамак | Печора култыгы |
| • Координатлар | 68°18′27″ с. ш. 54°25′00″ в. д.GЯO |
| Урнашу урыны | |
| Су системасы | Баренц диңгезе |
|
|
|
| Ил | |
| Код в ГВР | 03050100112103000057306[1] |
| Номер в ГКГН | 0183075 |
|
Россиянең Европа өлеше
әле [[Үрнәк:ПозХарита Россиянең Европа өлеше|позицион харитасы]] юк. |
|
Печора яки Пичура[2] (рус. Печора, коми Печӧра, нен. Санэро’’ яха) — Россиянең Европа өлешендә төньяк-көнчыгышында урнашкан елга. Озынлыгы 1809 км, бассейнның мәйданы 322 мең км². Төньяк Урал тауларыннан башланып, Печора түбәнлеге буйлап ага. Баренц диңгезенең Печора култыгына коя. Кар, яңгыр сулары белән туена. Октябрь-ноябрьдә боз белән каплана, май аенда боздан арына.
Төп кушылдыклары — Уса, Лая, Шапкина, Щугор, Илыч (уң), Ижма, Кожва, Пижма, Силма, Сула (сул). Коелган урынында уртача су чыгымы 4100 м³/сек. Елга көймәләр йөреше Троицко-Печорскига кадәр, җәй һәм көз көне — Усть-Уньяга кадәр. Диңгез көймәләре Нарьян-Марга кадәр керә алалар. Балык тотыла. Бассейнында ташкүмер (Печора күмер бассейны), карамай (Ухта) һәм газ чыганаклары бар.