Эчтәлеккә күчү

Охшашлык

Мегавики проектыннан

Охшашлык — теләсә нинди ике A, B нокталары һәм аларның образлары A′, B′ һәм охшашлык коэффициенты дип аталган ниндидер k≠0 саны өчен |A′B′|=k⋅|AB| нисбәте үтәлгән Евклид пространствосын үзгәртү ул.

Тарихы

Охшаш фигуралар Борынгы Грециядә безнең эрага кадәр V—IV гасырларда каралган; алар Гиппократ Хиосский, Архит Тарентский, Евдокс Книдский хезмәтләрендә һәм Евклидның «Башлангычлар»ының VI китабында очрый.

Мисаллар

  • Теләсә нинди гомотетия охшашлык була.
  • Теләсә нинди хәрәкәтне (шул исәптән тождествоны) шулай ук k=1 коэффициенты белән охшашлык үзгәртүе дип карарга була.

Бәйле билгеләмәләр

  • Әгәр F↦F′ булган охшашлык үзгәртүе булса, F фигурасы F′ фигурасына охшаш дип атала.
    • Фигураларның охшашлыгы эквивалентлылык бәйләнеше була.
    • Охшашлыкны тамгалау өчен ∼ — тамгасы кулланыла, F һәм F′ фигуралары охшаш дигәнне F∼F′ дип язып була.

Охшашлык ысулы

Фигуралар охшашлыгы бик күп төзүгә мәсьәләләр эшләүгә ярдәм итә. Охшашлык ысулы шуннан тора, мәсьәләдәге кайсыбер бирелешләр буенча башта эзләнгән фигурага охшаш фигура төзиләр, ә азак эзләнгән фигурага күчәләр. Бу ысул, бер генә бирелгән зурлык озынлык, ә калганнары — я почмаклар, я кисемтәләр чагыштырмасы булган очракта бигрәк тә уңайлы. Охшашлык ысулына мәсьәләнең классик мисалы булып, бирелгән почмакның ике ягына тиюче һәм бирелгән нокта аша үтүче әйләнә төзү тора[1]

Үзенчәлекләре

  • Охшашлык Евклид пространствосын үзенә үз-ара бер мәгънәле чагыштыру була.
  • Охшашлык ясылыкны аффинналы үзгәртү була.
  • Охшашлык туры сызыкта нокталарның урнашу тәртибен саклый, ягъни әгәр B ноктасы A һәм C нокталары арасында ятса һәм B′, A′, C′ — ниндидер охшашлыкта аларның ярашлы образлары булса, ул чакта B′ ноктасы шулай ук A′ һәм C′ нокталары арасында ята.
  • Бер туры сызыкта ятмаган нокталар, теләсә нинди охшашлыкта, бер туры сызыкта ятмаган нокталарга күчәләр.
  • Охшашлык туры сызыкны туры сызыкка, кисемтәне кисемтәгә, нурны нурга, почмакны почмакка, әйләнәне әйләнәгә күчерә.
  • Охшашлык кәкре сызыклар арасындагы почмак зурлыгын саклый.
  • Коэффициенты k=1 булган охшашлык, теләсә нинди туры сызыкны аңа параллель булган туры сызыкка чагылдыра, k яки −k коэффициенты белән гомотетия була.
    • Һәр охшашлыкны D хәрәкәте белән ниндидер уңай коэффициентлы Γ гомотетиянең композициясе итеп карарга була.
    • Охшашлык үз (үз түгел) дип атала, әгәр D хәрәкәте үз (үз түгел) булса. Үз охшашлык фигураларның ориентациясен саклый, ә үз булмаганы — ориентацияне капма-каршыга үзгәртә.
  • Ике өчпочмак охшаш була, әгәр
  • Охшаш фигураларның мәйданнарының чагыштырмасы аларның охшаш сызыкларының (мәсәлән, якларының) квадратларына пропорциональ. Шулай, түгәрәкләрнең мәйданнары аларның радиуслары квадратлары чагыштырмасына пропорциональ.

Гомумиләштерү

3-үлчәмле Евклид пространствосында охшашлык шулай ук билгеләнә ( югарыда карап кителгән үзенчәлекләре саклана), һәм шулай ук n-үлчәмле Евклид һәм псевдоевклид пространствосында. Үлчәмле пространстволарда, n-үлчәмле Риманов, псевдориманов һәм Финслер пространстволарындагы кебек, охшашлык пространствоның үлчәмен үз-үзенә даими тапкырлаучыга кадәр тәгаенлек белән күчерүче үзгәртү сыман билгеләнә. n-үлчәмле Евклид, псевдоевклид, Риманов, псевдориманов яки Финслер пространстволарының бөтен охшашлыклары җыелмасы, ярашлы пространствоның охшашлык (гомотетик) үзгәртүләр төркеме дип аталган, r-буынлы Ли үзгәртүләре төркемен төзи. Күрсәтелгән типтагы һәр пространствода r-буынлы Ли охшашлык үзгәртүләре төркемендә хәрәкәтләрнең (r−1)-буынлы нормаль астөркеме бар.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. ↑ Андрей Петрович Киселёв. Элементарная геометрия / под редакцией Нила Александровича Глаголева. — 1938.

Сылтамалар