ОМОН

ОМОН яки аерым әһәмиятле мобиль отряд (элек — аерым әһәмиятле милиция отряды, рус. ОМОН, Отряд мобильный особого назначения, искечә — Отряд милиции особого назначения) — Россия территориясендәге «кайнар нокталар», масскүләм акцияләр һәм чараларда хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре чишелешенә тартыла торган махсус полиция бүлекчәләре.
Гади полиция белән чагыштырганда, ОМОН бүлекчәләре алардан яхшырак коралланганнар; шуның өстенә ОМОН хезмәткәрләре махсус хәзерлек узалар.
ОМОНның беренче 19 отряды1988 елның 3 октябрендә оештырылган. Иң башта ул өч ССРБ республикаларының 12 шәһәрендә булган (шул исәптә Мәскәү, Ленинград, Минск, Рига); ССРБ таркалуыннан соң, ОМОН бүлекчәләре Мәскәүдә һәм Петербургта гына кала. Соңрак ОМОН РФ башка эре шәһәрләрдә дә оештырыла (Түбән Новгород, Новосибирск, Екатеринбург һ. б.). 1990-елларның башына ОМОН отрядлары һәр халык саны буенча 500 000 кешедән артык шәһәрләрдә диярлек булдырыла.
Чит илләрдәге охшаш оешмалар
Абхазия — Абхазия Эчке эшләр министрлыгы ОМОНы
Азәрбайҗан— ОПОН
Әрмәнстан — ОМОН (Հետախուզությունների Դաշնային Բյուրո (ՖԴԲ))
Белорусия — АМАП (Атрад міліцыі асаблiвага прызначэння)
Казахстан — ОМОН[1]
Молдавия — ОПОН
Үзбәкстан — ОМОН
Тышкы сылтамалар
- http://tipolog.atspace.eu/doc_omon.htm 2014 елның 2 февраль көнендә архивланган.
Искәрмәләр
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |