Эчтәлеккә күчү

Нәнҗиң

Мегавики проектыннан
Шәһәр
Нәнҗиң
кыт. 南京市
32°03′ с. ш. 118°46′ в. д.GЯO
Ил
Тарих һәм география
Нигез салына БЭК 495
Мәйдан 6 596 км²
Мәркәз биеклеге 20 м
Сәгать кушагы UTC+08:00
Халык саны
Халык саны 7 348 428 кеше
Рәсми тел кытайча
Санлы идентификатор
Телефон коды +57-25
Почта индекслары 210000–211300
Автомобиль коды 苏A

nanjing.gov.cn  [кыт.]
Показать/скрыть карты
Нәнҗиң на карте
Нәнҗиң
Нәнҗиң

Нәнҗиң, Нанкин (кыт. трад. 南京, гад. 南京, пиньинь: Nánjīng, сүзгә-сүз — «Көньяк башкала») — Кытай шәһәре, Җаңчи провинциясенең административ үзәге.

География

Шәһәр Янцзы елгасының түбән агымында, Шаңхайдан 260 км ераклыкта урнашкан.

Тарих

Нәнҗиңгә б.э.к. 472 елда нигез салынган. Берничә исем йөрткән. 1368—1421 елларда Миң империясенең башкаласы. 1421—1911 елларда Җаңниң калгайлыгының үзәге. 1853—64 елларда Тайпиң фетнәчеләрнең башкаласы. 1911—1912 елларда Сунь Ятсен җитәкчелегендәге Кытай Җөмһүрияте хөкүмәтенең резиденциясе. 1912 елдан Җаңсу провинциясенең административ үзәге. 1927—1937 һәм 1946—1949 елларда — Кытай Җөмһүрияте башкаласы.

Административ бүленеш

Харита Район Кытайча Халык саны
(2013)
Мәйдан (км2)
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
1 Чүәнву районы 玄武区 651,957 80.97
2 Чинхуай районы 秦淮区 1,007,922 50.36
3 Җенье районы 建邺区 426,999 82.00
4 Гулоу районы 鼓楼区 1,271,191 57.62
5 Юхуатай районы 雨花台区 391,285 131.90
6 Чичә районы 栖霞区 644,503 340.00
7 Җаңниң районы 江宁区 1,145,628 1,573.00
8 Пукоу районы 浦口区 710,298 913.00
9 Люхы районы 六合区 915,845 1,485.50
10 Лишуй районы 溧水区 421,323 983.00
11 Гаочун районы 高淳区 417,729 801.00

Икътисад һәм мәдәният

Илнең эре икътисади, гыйльми һәм мәдәни мәркәзе. Станоклар төзү, иликтер һәм радио аппаратураны эшләп чыгару, автомобилләр төзү һәм авыл хуҗалыгы машиналар төзүе, металлургия, хмимя, цемент, тукымачылылк, азык-төлек сәнәгате кярханәләре, җылылык иликтер станциясе бар. Төзелеш материаллары эшләп чыгарыла.

Тарихи истәлекләр — «Император шәһәре» (14—15 гасырлар), шәһәр дивары (озынлыгы 34 км), гыйбадәтханәләр, һ.б.

Шәһәрдә Кытай Фәннәр Академиясенең филиалы, туфракны өйрәнү һәм география институтлары, университет һ.б. югары уку йортлары, музейлар, ботаника һәм хайванат бакчалары, күзәтүханә бар.

Галерея