Нәбилә Вәлитова
| Нәбилә Вәлитова | |
|---|---|
| Нәбилә Вәлитова Нәбилә Вәлитова | |
| Тулы исеме | Нәбилә Габделхәмит кызы Вәлитова |
| Туган көне | 28 декабрь 1928 (97 яшь) |
| Туган җире | БАССР Бәләбәй кантоны Сыерышбаш авылы |
| Вафат көне | 11 октябрь 2006 (77 яшь) |
| Вафат булган җире | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | балет артисты, педагог, балетмейстер |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Милләт | татар |
Нәбилә Вәлитова (Нәбилә Габделхәмит[1] кызы Вәлитова) — балет артисты, педагог, балетмейстер. РСФСР халык артисты (1969). Воронеж опера һәм балет театры баш балетмейстеры (1979-1984), сәнгать җитәкчесе.
Тәрҗемәи хәле
1928 елның 28 декабрендә БАССР Бәләбәй кантоны (хәзерге БР Чакмагыш районы) Сыерышбаш авылында туган. Ленинград хореография училищесын (Агриппина Ваганова шәкерте) тәмамлаган (1949). 2006 елның 11 октябрендә Воронежда вафат (иртән эшкә барганда машина бәрә).
Хезмәт юлы
- 1949-1960 Уфада Башкортстан опера һәм балет театры солисты.
- 1961-1975 Воронеж опера һәм балет театры солисты.
- 1979-1984 Воронеж опера һәм балет театры баш балетмейстеры.
- 1963 елдан Воронеж хореография училищесы педагогы, 1977-1980 сәнгать җитәкчесе.
- 1975-1977 Воронеж дәүләт сәнгать институты укытучысы.
- 1984 елдан Воронеж театры репетиторы, 1992 елдан театрның балет сәнгать җитәкчесе.[2]
Иҗаты
Ленинград балет мәктәбен тәмамлаган биюче буларак, үзенең талантын классик балетларда тулы ачып бирә. Вәлитованың иҗади йөзе — хәзерге заман һәм классик балет репертуарларындагы төрле пландагы хореографик партияләрне сәхнәдә тәэсирле чагылдыруы һәм профессиональ осталыгы белән аерылып тора.[3] Воронеж хореография училищесындә укыткан шәкертләре арсында: А.Н. Петрина, М.В. Леонькина, Т.В. Хатунцева, Т.А. Фролова, Анжелина Воронцова (Мәскәүнең Зур театры).
Партияләре
Беренче башкаручы
- 1971 Валерия «Тантана итүче сөю җыры» (Песнь торжествующей любви) М. Носырев — Д.М. Арипова
Башка партияләре
- Одетта-Одиллия «Аккош күле» (Лебединое озеро) П. И. Чайковский
- Aврора «Йокыга талган гүзәл» (Спящая красавица) П. И. Чайковский
- Зарема «Бакчасарай фонтаны» Б. Асафьев
- Лауренсия «Лауренсия» А. Крейн
- Раймонда «Раймонда» А. К. Глазунов
- Жизель «Жизель» А. Адан
- Джульетта «Ромео һәм Джульетта»
- Франческа «Франческа да-Римини» П. И. Чайковский
- Шәһризадә «Шәһризадә» (Шехеразада) Н. Римский-Корсаков
- Сольвейг «Пер-Гюнт» Э. Григ
- Китри «Дон Кихот» Л. Минкус
- Сари «Күк күкрәве сукмагыннан» (Тропою грома) К.А. Караев
Куйган спектакльләре
Воронеж опера һәм балет театры
- 1981 «Вальпургия төне» (Вальпургиева ночь)
- 1982 «Рус җире әкияте» (Сказ земли русской) — либретто авторы (Я.3. Лившиц белән).
- «Щелкунчик» П. И. Чайковский.
- «Пахита» Э. Дельдевез.
- «Бакчасарай фонтаны» Б. Асафьев.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- РСФСР халык артисты (1969).
- РСФСР атказанган артисты (1955).
- «Хөрмәт билгесе» ордены (1981).
- «Воронеж өлкәсе алтын фонды» премиясе (2000).
Хәтер
Әдәбият
- Балашова Н. По крутым ступеням. Театральная жизнь, 1966, № 3.
- Валерий Попов. Шаг на сцену. Набиля Валитова и воронежский балет. Воронеж, 2013.
Чыганаклар
Балет: энциклопедия. Мәскәү: СЭ, 1981.
Сылтамалар
- Н. Вәлитова Кино-театр.ру сайтында [рус.]
- Башкортстан (белешмәлек) [рус.]
Шулай ук карагыз
- Сыерышбаш авылы турында [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ русча чыганакларда Набиля Галиевна
- ↑ «Воронеж-медиа» сайтында
- ↑ Татар иле
- ↑ «Фото Черноземья» сайтында фотосы бар
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 28 декабрь көнне туганнар
- 1928 елда туганнар
- Мегавики:Замандашлар биографиясе
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чакмагыш районында туганнар
- 11 октябрь көнне вафат булганнар
- 2006 елда вафат булганнар
- Воронежда вафатлар
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- РСФСР Халык артистлары
- РСФСР атказанган артистлары
- Балет артистлары
- Ленинград хореография училищесын тәмамлаучылар
- РСФСР халык артистлары
- Балетмейстерлар
- Театр сәнгать җитәкчеләре