Нурсолтан Назарбаев урамы (Казан)
Күренеш
| Нурсолтан Назарбаев урамы | |
|---|---|
| | |
| Гомуми мәгълүмат | |
| Ил | |
| Шәһәр | Казан, Вахитов районы һәм Идел буе районы |
| Хөрмәтенә аталган | Нурсолтан Назарбаев |
| Почта индексы | 420049[1], 420059[1] һәм 420107[1] |
| Логотип РУВИКИ.Медиа РУВИКИ.Медиа медиафайллар | |
Нурсолтан Назарбаев урамы (рус. улица Нурсултана Назарбаева) – Казанның Идел буе һәм Вахит районнарында, элекке Постау бистәсендә урнашкан урам. Тихомирнов урамы һәм Универиада проспекты белән кислелешеннән башланып, Петербур/Агрономия, Островский/Качалов, Спартак, Марсел Сәлимҗанов/Павлюхин, Һади Такташ урамнары белән кисешә һәм Вахитов мәйданында тәмамлана. Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев (1940 елда туган) исемен йөртә.
Тарих
Урамның беренче исеме – 3 нче Аркылы Зур урам. 1927 елның 2 ноябрендә эсперанточылар ячейкасы үтенече буенча урамга Эсперанто исеме кушылган. 1949-1988 елларда урам совет дәүләт эшлеклесе Андрей Жданов исемен йөрткән, ә 1988-2015 елларда янә Эсперанто урамы дип аталган. Хәзерге исемен 2015 елдан йөртә.
Игътибарга лаек объектлар
- Завод мәктәбе, 1934 ел (48 нче йорт) — архитектура һәйкәле, төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
- «Тайказан» скульптур композициясе