Эчтәлеккә күчү

Николай Брюханов

Мегавики проектыннан
Николай Брюханов
Туган көне 16 (28) декабрь 1878
Туган җире
Вафат көне 1 сентябрь 1938(1938-09-01) (59 яшь)
Вафат булган җире
Белеме
Ватандашлык
Эшчәнлеге сәясәтче, инкыйлабчы

Николай Брюханов (16 (28) декабрь 1878 — 1 сентябрь 1938(1938-09-01) (59 яшь)) — сәясәт эшлеклесе. 1901-1903 елларда Казанда, РСДРПның Казан комитетын оештыручыларның берсе. 1905-1918 елларда РСДРП (б)ның Уфа оешмасында: «Уфимский рабочий», «Уральский рабочий» гәҗитләре мөхәррире, РСДРП(б)ның Уфа комитеты рәисе (1917), Уфа эшче һәм солдат депутатлары шурасы рәисе, Уфа губернасының азык-төлек комиссары (1917-1918). 1918 елдан Мәскәүдә: РСФСР азык-төлек халык комиссары (1921-1924, 1918-1921 елларда урынбасар), РСФСР финанс халык комиссары (1926-1930, 1924-1926 елларда урынбасар), СССР тәэминат халык комиссары урынбасары (1931-1932). Репрессияләнә, 1956 елда аклана.[1]

Искәрмәләр

  1. ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В