Мөгез-мөгез
Күренеш
| Мөгез-мөгез | |
|---|---|
| күп | |
| Су ярында | |
Мөгез-мөгез — татар халык уены.
Уйнау тәртибе
Балалар су ярына тез чүгеп утыралар. Аяк араларына юеш ком тутыралар. Аннан комны куллары белән төяләр. Араларыннан берсе (уен башы) «мөгез-мөгез» ди. Калганнары: «Нәрсәнең мөгезе?» — дип сорыйлар. Ул бер-бер артлы мөгезле хайваннарны санап китә. Аның артыннан балалар да кабатлыйлар. Уен башы шул исемнәр арасына ишәк, дөя кебек мөгезсез хайваннар исемен дә буташтырып әйтә. Балаларның берәрсе аның артыннан мөгезсез хайван исемен кабатлап ялгышса, аны суга этеп төшерәләр.
Чыганаклар
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, Мегавики проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләдә мәгълүматлар карата китерелгән. |
