Эчтәлеккә күчү

Мунчәли

Координаты: секунды долготы >= 60
Мегавики проектыннан
Авыл
Мунчәли
Координаты: секунды долготы >= 60
Ил
Муниципаль район Чүпрәле районы
Климат төре dfb — дымлы континенталь
Халык саны
Халык саны 383 кеше
Санлы идентификатор
Почта индекслары 422473
Автомобиль коды 16, 116
Башка мәгълүмат
Русча топонимы Мочалей
Показать/скрыть карты
Мунчәли на карте<div class="ts-ПозКарта-метка" style="
 left:Төзмә хата: күзәтелмәгән оператор <%;
top:Төзмә хата: күзәтелмәгән оператор <%">
Мунчәли
Мунчәли

Мунчәли — Татарстан Республикасының Чүпрәле районындагы татар авылы.

Авыл атамасы тарихи чыганакларда искә алына. Буа өязендәге Мунчали Казан ханлыгы чоры авыл атамаларын санаган исемлектә бар. Сембер губернасының авыл атамаларын, җирле топонимнарын туплаган хезмәттә (1859) Буа өязендәге Мунчали лашманчылар яши торган, Буадан Алатыр шәһәренә бара торган коммерция юлы урнашкан, Кече Бизнә елгасының сул ярында нигезләнгән авыл дип күрсәтелә. Авылда ике мәчет булуы да билгеләнгән. Шул ук губернаның Кормыш өязендә Иске Мунчали һәм Яңа Мунчали авыллары бар. Аларда «удельный» крестьяннар һәм лашманчылар яшәгән. Иске Мунчалидә — 1, Яңа Мунчалидә 4 мәчет эшләгән. Мунчали авылы өлкәннәре сәфәр дәфтәремә түбәндәге мәгълүматларны яздырганнар: «...Бабаларыбыз Мәскәү юлы өстендәге Сергач якларыннан күчеп килгән. Беренче килеп утырган урыннары Шыланка янында булган. Аннан хәзерге урын-нарына күченгәннәр. Авыл оешуга 350 еллар чамасы бар». Авылдагы кайбер нәселләр Сембер якларындагы Муклауштан күчеп килгән.[1]

Авылда туган танылган шәхесләр

Мунчали авылыннан зыялы шәхесләр байтак чыккан.

Климат

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10 °C -10.2 °C -5.1 °C 5.5 °C 14.2 °C 19 °C 20.9 °C 18.6 °C 12.8 °C 4.9 °C -3.9 °C -9.3 °C 4.8 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.8 °C.[3]

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.