Эчтәлеккә күчү

Мияс

Мегавики проектыннан
шәһәр (1933 елдан)
Мияс
Байрак Герб
Байрак Герб
55°03′ с. ш. 60°06′ в. д.GЯO
Ил
Шәһәр округы Мияс шәһәр округы
Эчке бүленеш юк
Тарих һәм география
Нигез салына 1773
Беренче телгә алыну 1773
Мәйдан 111,9 км²
Мәркәз биеклеге 340
Сәгать кушагы UTC+05:00
Халык саны
Халык саны 151 812 кеше
Санлы идентификатор
Телефон коды +7 3513
Почта индекслары 456300
Башка мәгълүмат
Бүләкләр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

miass.ru  [рус.]

Мияс (баш. Мейәс, рус. Миасс) — Чиләбе өлкәсендә урнашкан шәһәр, халык саны буенча Чиләбе өлкәсенең дүртенче шәһәр.

Халык саны — 151 812 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 166 676 кеше.[1]

География

Шәһәр Мияс елгасы өстендә, Чиләбедән 96 километр көньяк-көнбатыштарак урнашкан. Көньяк Урал тимер юлының Миасс станциясе.

Климат

  • Уртача еллык температура — 2,5 °C
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 68,0 %
  • Уртача еллык җил тизлеге — 3,5 м/с
Мияс климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Уртача температура, °C −13,6 −12,9 −7 3,0 12,3 18,2 19,4 16,5 10,3 2,6 −7,5 −12,9 2,5
Чыганак: NASA. RETScreen базасы

Тарих

Мияс 1773 елда бакыр эретү заводы төзелүе сәбәпле оешты.

1820-елларда Мияс тирәсендә алтын чыганакларны тапканнар.

1891 елда, бер үк вакытта Миястан һәм Владивостоктан, Транссебер магистрале төзелеше башлана. 1892 елдан Чиләбе ягына тимер юл хәрәкәте башлана, 1903 елда Мияс аша беренче Петербург — Мәскәү — Владивосток поезды үтә.

1919 елдан — 1922 елга хәтле Башкорт АССР составында, 1922—1923 елларда — Чиләбе губернасы составында, 1923—1934 елларда — Урал өлкәсе составында; 1934 елдан — Чиләбе өлкәсе составында.

1926 елда Мияс шәһәр статусын ала.

1941 елда Мияска Мәскәүдән Сталин исемле заводы (хәзерге Урал автобомиль заводы) эвакуацияләнә.

1982 елда шәһәр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Халык

1897[2] 1926[2] 1931[2] 1939[2] 1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[1]
16 100 ~20 000 ~20 100 ~28 500 99 043 131 331 150 179 167 839 158 420 151 812

Милли состав

Милләт 2002[8] 2010[9]
руслар 89,0% 89,5%
башкортлар 3,2% 3,5%
татарлар 3,5% 3,3%
украиннар 1,4% 1,3%

Икътисад

Шәһәрнең иң эре предприятиесе — Урал автобомиль заводы (УралАЗ).

"Миассэлектроаппарат", инструментлар ясый торган, "Уралрезина" заводлары Тальк комбинаты, Торгаяк рудаидарәсе.

В.П. Макеев исемле дәүләт ракеталар үзәге.

Югары уку йортлары

  • Төньяк Урал дәүләт университетының филиалы
  • Чиләбе дәүләт университетының филиалы

Шәхесләр

Дин

Ислам

Галерея

Искәрмәләр