Эчтәлеккә күчү

Митрәле

Мегавики проектыннан
Торак пункт
Митрәле
54°39′08″ с. ш. 43°23′07″ в. д.GЯO
Ил
Район Темников районы
Халык саны
Халык саны 272 кеше
Милли состав татарлар
Санлы идентификатор
Почта индекслары 431238
Башка мәгълүмат
Русча топонимы Митрялы
Показать/скрыть карты

Митрәле (рус. Митрялы) — Мордовиянең Темников районына керүче татар авылы. Авылга нигезне Темников татарлары 16 гасырда сала.

1866 елга авылда 95 йорт исәпләнгән.

Авыл атамасы керәшен татары Дмитрий белән бәйле дип уйланыла. Чыннан да, керәшеннәрдә Дмитрий исеме Митрәй дип яңгырый.

1986 елда Темников районы Митрал авылында Мордовиядә беренче яңа мәчет төзелә. ул Фәттах Качамасов инициативасы белән төзелә. Фәттах Шәрәфетдин улы бу яңа мәчетнең беренче имамы да була. Шулай итеп, Мордовия мәчетләре тарихында яңа вакытлар башланды: мәчет артыннан яңа мәчет төзелә бара.[1]

Файл:Митрял мәчете.jpg
1986 елда төзелгән мәчет

Халык

2002[2] 2010[2]
320 272

Милли состав (2002): татарлар – 79,1%, мордва – 18,9%.[3]

Искәрмәләр

Чыганаклар