Эчтәлеккә күчү

Маҗарстан байрагы

Мегавики проектыннан
Викибирелмәләрдә элемент юк

Маҗарстан байрагы (маҗар. Magyarország zászlaja) — Маҗарстанның дәүләт символларының берсе. Өч тигез зурлыктагы горизонталь буйдан торган турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт: өске — кызыл, урта — ак һәм аскы — яшел. Байракның киңлеге белән озынлыгы нисбәте — 1:2.

Маҗарстан илтамгасының илтамга (ливрей) төсләреннән килеп чыккан.

Кызыл төс Маҗарстан бәйсезлеге өчен көрәштә коелган Маҗарстан патриотларының канын символлаштыра. Ак төс — Маҗар халкының әхлакый чисталыгы һәм идеалларының намуслылыгы символы. Яшел төс — илнең яхшырак киләчәгенә өмет символы.

Хәрби байраклар

Сылтамалар