Матра
Күренеш
Матра (маҗар. Mátra ) - Төньяк Маҗарстандагы таулар системасы (массивы). Кекеш тавы (1014 м) – Матраның гына түгел, ә бөтен Маҗарстанның иң биек тавы.
Матрада имән һәм бүк урманнары, шулай ук бакчалар, виноградлыклар бик күп. Матра асты (Матраалья) — Маҗарстанның бик әһәмиятле шәраб ясау төбәге.
Матрада термаль чыганаклар, чаңгы трассалары бар. Курортлар күп, иң атаклылары:
- Бюксек
- Парад
- Матрафюред
Геральдикада
Матра Словакия гербында Татралар һәм Фатралар (Велька Фатра һәм Мала Фатра) таулары белән бергә сурәтләнгән, ләкин Матра тулысынча хәзерге Маҗарстан җирләрендә урнашкан.
Шулай ук карагыз
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләдә мәгълүматлар карата китерелгән. |