Мамадыш кантуны
Күренеш
| Кантон | |
| Мамадыш кантуны | |
|---|---|
| Ил | ССРБ |
| Статус | Кантон |
| Җөмһүрият | Татарстан АССР |
| Административ үзәк | Мамадыш |
| Нигезләү датасы | 1920 ел |
| Юкка чыгу датасы | 1930 |
| Халык саны (1926) | 170 610 кеше[1] |
| Мәйдан |
|
Мамадыш кантоны (рус. Мамадышский кантон) — Татарстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1920—1930 елларда гамәлдә торган.
Тарих
Мамадыш кантоны 1920 елда төзелә.
1930 елда, Татарстанның барлык кантоннары белән бергә юкка чыгарыла; аның территориясендә Кукмара, Мамадыш, Тәкәнеш, Саба районнары барлыкка киләләр.
Административ бүленеш
1926 елда 9 вулыска бүленгән:
- Әбде вулысы
- Вахит вулысы
- Кукмара вулысы
- Мамадыш вулысы
- Мамалай вулысы
- Омар вулысы
- Саба вулысы
- Тәкәнеш вулысы
- Үсәли вулысы
Вулыслар 216 авыл советына бүленгәннәр.