Мамады
| Авыл | |
| Мамады | |
|---|---|
| 55°46′44″ с. ш. 55°36′04″ в. д.GЯO | |
| Ил | |
| Район | Башкортстанның Борай районы |
| Халык саны | |
| Халык саны | |
| Санлы идентификатор | |
| Почта индекслары | 452968 |
|
|
|
Мамады — Башкортстанның Борай районында урнашкан удмурт авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 339 кешенең яшәве мәгълүм.
Мамады — Борай районында уртача зурлыктагы авыл. Монда мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә эшли. Авылда 99 йорт бар, йөзенчесе төзелеп килә. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Айрат Мохаяров әйтүенчә, Мамадының киләчәге өметле — 330 кеше яшәүче бу авылда яшьләр күп. Аларның зур күпчелеге шушында төпләнеп, гаилә корып, йорт төзеп, авылын ямьләп яшәүгә өстенлек бирә. Авыл халкы, нигездә, урындагы “Дэмен” кооперативында иген үстерү, ит, сөт һәм башка төр продукция җитештерү белән мәшгуль. Шәхси хуҗалыкларда күпләп мал, кош-корт асрыйлар. Соңгы елларда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә арта бара. Хәзерге заманда авылда, бигрәк тә яшьләргә эш җитмәү яңалык түгел. Монда да вахта ысулы белән Себердә, башка төбәкләрдә эшләүчеләр байтак.[2]
Демография
| 2002[3] | 2009[4] | 2010[5] | 2020[1] |
|---|---|---|---|
| 367 | ↘365 | ↘339 | ↘235 |
Авыл белән бәйле шәхесләр
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 https://rosstat.gov.ru/vpn/2020/Tom1_Chislennost_i_razmeshchenie_naseleniya
- ↑ Өйләрендә аю да бар!(үле сылтама)
- ↑ http://www.perepis2002.ru/content.html?id=11&docid=10715289081460
- ↑ http://www.asmo-rb.ru/engine/data/attach/1/spravochnik.xls
- ↑ https://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw?url=http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/2f055a804e303140ba45fe3bf8d20d64/%D0%A7%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D1%8C+%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F+%D0%BF%D0%BE+%D0%BD%D0%B0%D1%81
Сылтамалар
Бу — Башкортстан географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча торак пунктлар
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (АТЕ: Әҗәк авыл җирлеге)
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (АТЕ: Борай районы)
- Pages with templates in the wrong namespace
- РУВИКИ.Мәгълүматка нигезләнгән исемлекләр
- Борай районы
- Башкортстан авыллары
- Страницы, использующие расширение Kartographer