Эчтәлеккә күчү

Магда Гад

Мегавики проектыннан
Гражданство
Полученные награды
Род занятий журналист
Должность
апрель 2015
2010 — 2012
Пол или гендер хатын-кыз[1]
Изображение
Дата рождения 17 октябрь 1975(1975-10-17)[1] (51 яшь)
Место рождения
Язык письменных произведений шевит теле
Логотип РУВИКИ.Медиа Магда Гад РУВИКИ.Медиада

Магда Гад (швед. Magda Gad; 17 октябрь 1975 ел) — мисыр-швед[2] хәрби журналисты, кичке Экспрессен (Expressen), «Svenska Dagbladet» швед газеталары, Заман Психологиясе һәм Läkartidningen басмалары өчен яза.

Тәрҗемәи хәле

Магда Гад Expressen гәҗите редакциясендә

Магда Гад 1975 елның 17 октябрендә Даларн административ үзәге — Фалун швед шәһәрендә туган. Стокгольм университетында политология өлкәсендә белем алгач, модага, стиль һәм мәдәнияткә юнәтелгән швед айлык Cafe Magazine журналында, аннары — «Экспрессен» кичке гәҗитенең хәрби корреспонденты булып эшли, «Svenska Dagbladet» швед гәҗите, «Заман психологиясе» һәм «Läkartidningen» басмалары өчен яза. Хәрби вакыйгаларга һәм катастрофаларга багышланган репортажларын дөньяның бик күп кызу нокталарыннан яза.

2014-2015 елларда Либериядә эбола геморрагик бизгәге котырган вакытта яши. Кино төшерү группасы белән Конго, Гондурас һәм Украина илләрендә була («Мәгълүмат төтене чаршавы артында Магда Рад дөреслек эзли» репортажлар сериясе)[3].

2016 елның июнендә Иракта Мосулга һөҗумне сүрәтли, Иракта ИГИЛга каршы сугыш турында хәбәр итеп, дөнья билгелелеге ала.

Магда Гад — «Башка тарих» — хатын-кызлар турында әсәрләр антологиясенең автордашы[4].

Бүләкләре

  • 2015 елда Швецияда Гад ел журналисты дип атала.
  • Корделия Эдвардсон (2016)[5], Wendelas премияләренә лаек була (2016)[6], һәм Европа матбугаты Distinguished Writing Award призын яулый (2016)[7]
  • Румыниядан репортажы белән European Press Prize конкурсының финалисты(2016).

Искәрмәләр

  1. ↑ 1,0 1,1 1,2 Gad, Magda // Sveriges befolkning 2000 (шевит.) — Sveriges släktforskarförbund, 2020.
  2. ↑ http://www.expressen.se/geo/magda-gad/tack-pappa-for-att-du-visade-mig-att-jag-ar-stark-och-fri-att-ga-min-egen-vag/
  3. ↑ СМИ Скандинавии: репортер Гад ищет правду о России
  4. ↑ En annan historia(үле сылтама)
  5. ↑ IMS. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2017.
  6. ↑ Wendelapriset. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2017. Архивировано 7 март 2017 года.
  7. ↑ The European Press prize. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 апрель 2016. Архивировано 30 май 2016 года.

Сылтамалар