МС-21
| Иркут МС-21 | |
|---|---|
| МС-21 | |
| Тип | пассажир очкычы |
| Эшкәртүче | "Иркут" ширкәте |
| Эшләп чыгаручы | Иркутск авиация заводы |
| Баш конструктор | К. Ф. Попович |
| Беренче очыш | 28.05.2017 |
| Файдалану башы | 2018 елда көтелә |
| Статус | эшкәртелә |
| Төп файдаланучылар | әлегә юк |
| Җитешерү еллары | 2017 елда башлануы көтелә |


Иркут МС-21 ("21 гасырдагы магистраль очкыч", русча «Магистральный самолёт XXI века») — якын һәм урта магистраль пассажир очкычының Россия проекты.
2016 елның 8 июнендә яңа МС-21 очкычын күрсәтү тантанасы уза.
2017 елның 28 маенда МС-21 беренче 30 минутлык очыш ясый.
2017 елда очкычны серияле җитештерү башланачак.
Иркут МС-21 очкычының төп көндәше - Кытайның COMAC C919 очкычы булыр дип көтелә.
МС-21 очкычының төп үзенчәлеге - вакуум инфузиясе ярдәмендә ясалган композит канаты. Әлеге технология МС-21 канатын җиңелрәк һәм җитештерүдә арзанрак булдыра, шуңа күрә Аэрбус һәм Боинг очкычларына караганда тизрәк очарга тиеш.
МС-21 очкычы программасы Яковлев конструктор бюросы һәм "Иркут" корпорациясе белән эшкәртелә, 2008 елга кадәр проектта шулай ук "Ильюшин исемендәге авиация комплексы" катнаша.
Баштарак очкычның исеме Як-242 булырга тиеш иде, ләкин соңрак аннан баш тарткан.
МС-21 очкычы өч төрендә булачагы көтелә: МС-21-200 (135-153 урын), МС-21-300 (163-181 урын), МС-21-400.
Очкыч бәясе $72–85 млн. булыр дип көтелә.
Тышкы сылтамалар
- МС-21, Сайт ОАК
- МС-21 на сайте SVAVIA.RU 2016 елның 17 август көнендә архивланган.
- Двигатель СПМ-21 для нового российского самолёта МС-21(үле сылтама)
- Видеопрезентация самолёта МС-21
- Внешний вид и схема окраски самолёта МС-21-200