Либуше Шафранкова
Либуше Шафранкова (чех. Libuše Šafránková; 1953 елның 7 июне, Брно, Чехословакия — 2021 елның 9 июне, Прага, Чехия) — Чехословакия һәм Чехия актрисасы.
Тормыш юлы
Либуше Шафранкова 1953 елның 7 июнендә Чехословакиянең Брно шәһәрендә туган. Театр белән балачактан ук мавыга. Либушеның сеңлесе Мирослава (1958) бар. «Русалочка» фильмында алар икесе бергә төшкәннәр.
Беренче уңыш Либушега танылган чех язучысы Божена Немцова романы буенча төшерелгән «Әби» фильмыннан соң килә. Фильмны Антонин Москалык төшергән. Либуше Шафранкова анда балачакта язучы ролен уйный.
Шафранкова Брнода театр училищесын тәмамлый. Киноларда уңышлы төшкәннән соң ул Праганың танылган авторлык театры «Драма клубы» сәхнәсендә уйный башлый. Шунда ук булачак ире, танылган чех актёры Йозеф Абрагам белән таныша.
1973 елда «Золушка өчен өч чикләвек» (режиссёр — Вацлав Ворличек) дигән танылган фильмда төшә. Соңыннан «Русалочка» (1975), «Принц һәм Кичке Йолдыз» (1979), «Өченче принц» (1982), «Умырзаялар бәйрәме» (1983), «Коля» (1996, «Оскар» премиясен алган) һ. б. фильмнарда төшә. «Драма клубы»нда күп рольләр уйный: «Дядя Ваня»да Соня, «Чайка»да Нина, «Өч йөкле» пьесасында Коломбина.
Либуше һәм аның ире Йозеф Абрахамның улы кече Йозеф Абрагам бар[11]. Кече Абргам Чехиядә танылган продюсер, аның исәбендә берничә сериал бар.
2009 елда Либушеның сәламәтлеге белән җитди проблемалар барлыкка килә. Аңа ул катнашкан берничә проектны туктатырга туры килә. Соңрак актриса авыруны җиңеп чыга һәм кабат тамашачылар алдында чыгыш ясый башлый[12].
2014 елдан Либуше Шафранкова үпкә яман шеше белән көрәшә, аңа уңышлы операция ясыйлар. 2015 елда дәүләт бүләген тапшырганда (Чехия Президенты актрисаны сәнгать өлкәсендә югары бүләк белән бүләкләгән) медальне Мирославаның сеңлесе ала[13].
Либуше Шафранкова 2021 елның 9 июнендә Прагада 69 яшендә вафат була[14].
Бүләкләр
- «Чешский лев», 1996 — «Коля» фильмындагы роле өчен;
- Злинда Халыкара кинофестиваль премиясе — балалар һәм яшьләр өчен кинога иҗади өлеш керткән өчен;
- I нче дәрәҗә «Хезмәтләр өчен» медале (Чехия, 2015).
Фильмография
- «Әби» (1971) — Барунька;
- «Золушка өчен өч чикләвек» (1973) — Золушка;
- «Русалочка» (1976) — принцесса;
- «Йөгер, официант, йөгер!» (1981) — Геленка Вранова;
- «Башлангыч мәктәп» (1991) — Соучкова
- «Коля» (1996) — Клара
Искәрмәләр
- ↑ Československý biografický slovník / за ред. (not translated to tt) — Academia, 1992. — С. 682. — 840 с. — ISBN 80-200-0443-2
- ↑ Internet Movie Database (ингл.) — 1990.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ Франса милли китапханәсе data.bnf.fr (фр.): اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ Zemřela Libuše Šafránková (чеш.)
- ↑ https://cnn.iprima.cz/detaily-posledniho-rozlouceni-se-safrankovou-rodina-prozradila-datum-i-misto-27398
- ↑ Libuše Šafránková // Filmportal.de — 2005.
- ↑ Zemřela filmová Popelka Libuše Šafránková. Bylo jí 68 let (чеш.) — 2021.
- ↑ Zemřela »Popelka« Libuše Šafránková (†68): Dva dny po narozeninách a náročné operaci! (чеш.) — 2021.
- ↑ Нәфис сәнгать архивы — 2003.
- ↑ Josef Abrhám Jr. на IMDb [ингл.]
- ↑ «Я буду работать, несмотря на праздники!» Интервью с Л. Шафранковой [чех.]
- ↑ Ужас! У исполнительницы роли Золушки рак лёгких — Promiflash.de, archived from the original on 2015-11-04, retrieved 2023-04-14
- ↑ David Laštovka. Zemřela filmová Popelka Libuše Šafránková. Bylo jí 68 let (чеш.). CNN Prima News (9 июнь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июнь 2021.
Сылтамалар
- Биография radio.cz/ru сайтында [рус.]
- Биография ogoniok.com сайтында [рус.]
- Фильмография kinopoisk.ru сайтында [рус.]
- Фильмография fdb.cz сайтында [чех.]
Бу мәкаләгә РУВИКИның башка мәкаләләре сылтамый. |
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- «Мегавики:Татар телендә имзаланмаган Мегавики.Мәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр» төркемендәге битләр
- Мегавики.Мәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр
- Мегавики:Имзаланмаган Мегавики.Мәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр
- Праһада вафатлар
- 7 июнь көнне туганнар
- 1953 елда туганнар
- 9 июнь көнне вафат булганнар
- 2021 елда вафат булганнар
- XXI гасыр актрисалары
- XX гасыр актрисалары
- Әлифба буенча актрисалар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Прагада вафатлар
- 9 июнь көнне вафатлар