Леон Жуо
| Леон Жуо | |
|---|---|
| фр. Léon Jouhaux | |
| |
| Исеме | фр. Léon Henri Jouhaux |
| Тулы исеме |
Леон Жуо фр. Léon Jouhaux |
| Туган көне | 1 июль 1879 |
| Туган җире | Париж, Франция |
| Вафат көне | 28 апрель 1954[1][2][…] (74 яшь) |
| Вафат булган җире | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | җәмәгать эшлеклесе |
| Әтисе | Adolphe Jouhaux[d] |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Милләт | француз |
Леон Жуа (фр. Леон Жуо, 1 июль 1879 ел, Париж – 28 апрель 1954 ел, шунда ук) – француз һәм халыкара һөнәри хәрәкәтенең реформатор эшлеклесе, Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты
Биография һәм сәяси эшчәнлек
1909-1940 һәм 1945-1947 елларда Леон Жуо француз Гомуми хезмәт конфедерациясенең (ГХК) генераль сәркатибе. 20 гасыр башында ул анархо-синдикалистик «ультрасул» карашларны яклый, ә Беренче бөтендөнья сугышы елларында “изге берләшү” һәм буржуазия белән хезмәттәшлек итү тарафдары. 1919-1920 елгы Париж тынычлык конференциясендә француз делегациясе әгъзасы була. Милләтләр Лигасы каршындагы Халыкара хезмәт бюросына керә. 1919-1940 елларда Һөнәри берләшмәләрнең Амстердам интернационалы лидерларының берсе. Октябрь инкыйлабының һәм коммунистлар хәрәкәтенең дошманы. Бердәм хезмәт фронты төзүгә каршы була. 1947 елда ГХКда фетнә оештыручыларның һәм «Форс увриер» һөнәри берлеге төзүчеләрнең берсе. 1947 елда Жуо Франция Икътисади Шурасы рәисе итеп, ә 1949 елда Европа хәрәкәте Шурасы әгъзасы итеп сайланыла. Актив эшчәнлеге өчен, ул 1951 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнелә.
Төп хезмәтләре
- Jouhaux, Léon, The International Federation of Trade Unions and Economic Reconstruction. Amsterdam, IFTU, 1922;
- «The Work of the General Conference», International Labour Review, 5 (March, 1922) 381-384;
- Le Désarmement. Paris, Alcan, 1927;
- Le Syndicalisme: Ce qu'il est, ce qu'il doit être. Paris, Flammarion, 1937;
- Jouhaux, Léon, avec la collaboration de M. Harmel et J. Duret, La C.G.T.: Ce qu'elle est, ce qu'elle veut. Paris, Gallimard, 1937.
- ↑ 1,0 1,1 Жуо Леон // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ León Jouhaux // Gran Enciclopèdia Catalana (кат.) — Grup Enciclopèdia, 1968.
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 1 июль көнне туганнар
- 1879 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Парижда туганнар
- Франциядә туганнар
- 28 апрель көнне вафат булганнар
- 1954 елда вафат булганнар
- Парижда вафатлар
- Почетлы легион ордены офицерлары
- Почетлы легион ордены кавалерлары
- Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреатлары
- Франция сәясәтчеләре
- Франциядән Нобель премиясе лауреатлары
