Эчтәлеккә күчү

Леонид Барышев

Мегавики проектыннан
Леонид Барышев
Л.А. Барышев – «майонез короле»
Л.А. Барышев – «майонез короле»
Тулы исеме Леонид Анатольевич Барышев
Туган көне 3 ноябрь 1973(1973-11-03) (52 яшь)
Туган җире
Белеме
Ватандашлык
Эшчәнлеге эшмәкәр, укытучы
Бүләк һәм премияләре
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале
Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре

Барышев Леонид Анатолий улы (рус. Барышев Леонид Анатольевич; 3 ноябрь 1973, Алабуга, Татарстан АССР) — укытучы, эшмәкәр. «Эссен продакшн АГ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры[1]. «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы президенты (2011 елдан).

Тәрҗемәи хәле

1973 елның 3 ноябрендә Алабуга шәһәрендә туа[2].

1996 елда «Гомумтехник фәннәр укытучысы» белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогия университетының технология бүлеген, 1998 елда Кама политехника институтының (КамПИ) менеджмент һәм идарә бүлеген[3], Мәскәү тышкы сәүдә академиясен тәмамлый[4].

Хезмәт юлы

1990—1998 Алабуга җиңел машиналар заводында автомат линияләр операторы өйрәнчеге. Мәскәү 1 нче подшипниклар заводында автоматчы.

1998 елдан бизнес белән шөгыльләнә.

2001 елның октябреннан «Эссен Продакшн» АГ ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры.

Иҗтимагый эшчәнлеге

2007 елда балалар-яшүсмерләр спортына ярдәм итү һәм аларны үстерү, халыкның социаль яктан якланмаган катламнарының сәламәтлеген саклау өчен «Махеевъ» хәйрия фондын булдыра.

2011 елдан «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол клубы Президенты.

2009—2014 — IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы[3].

«Россия гражданнарына – кулай бәяле һәм уңайлы торак» милли проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча Татарстан Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Сылтамалар