Лена
| Лена | |
|---|---|
| сах. Өлүөнэ | |
| | |
| Тавсирлама | |
| Озынлык | 4400 км |
| Су агымы | |
| Су башы | Байкал тау тезмәсе |
| • Географик координаталар | 53°56′00″ с. ш. 108°05′01″ в. д.GЯO |
| Тамак | Лаптевлар диңгезе |
| • Урнашкан | Булун олысы |
| • Тамакның урнашкан урыны | 0 м |
| • Географик координаталар | 72°24′42″ с. ш. 126°41′05″ в. д.GЯO |
| ГВРдагы коды | 18030900112117500000010[1], 18030300212117200000003[2] һәм 18030700112117400000000[3] |
| ГКГНдагы номеры | 0125367 |
| Логотип РУВИКИ.Медиа РУВИКИ.Медиа медиафайллар | |
Лена (рус. Лена, сах. Өлүөнэ) — Көнбатыш Себердәге елга.
Озынлыгы 4400 км, Бассейнының мәйданы — 2 490 мең км². Байкал тау тезмәсендә башланып, Лаптевлар диңгезенә дельта ясап коела. Югары агым һәм бассейнының зур өлеше Байкал буе һәм Байкал артының таулы районнары һәм Урта Себер яссы таулыгында. Югары агымында Лена үзәне тар (1 — 10 км), ярлары биек, түбәнрәк үзән 30 километрга кадәр киңәя, ярлары Якутскига кадәр биек, кыялы, түбәнлекләрдән гыйбарәт. Төп кушылдыклары: сулда Нюя, Вилюй, уңда Киренга, Витим, Олёкма, Алдан. Уртача су чыгымы 17 мең м³/сек. Октябрьда боз белән каплана, июнь башында боздан арына. Мөнтәзәм көймәләр йөреше — Усть-Кут шәһәреннән.
Төп портлар һәм пристаньнәр: Осетрово, Киренск, Ленск, Олёкминск, Покровск, Якутск, Сангар. Балык тотыла.
Галерея
-
Якутск тирәсендә
-
Лена дельтасы
Искәрмәләр
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 17. Ленско-Индигирский район. Вып. 5. Нижняя Лена (бассейн р. Лены ниже устья р. Вилюй) / под ред. А. С. Шароглазова. — Л.: Гидрометеоиздат, 1965. — 120 с.
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 17. Ленско-Индигирский район. Вып. 2. Средняя Лена / под ред. И. В. Осиповой. — Л.: Гидрометеоиздат, 1965. — 164 с.
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 17. Ленско-Индигирский район. Вып. 4. Бассейн р. Лены от устья р. Алдан до устья р. Вилюй и бассейн р. Вилюй / под ред. А. С. Шароглазова. — Л.: Гидрометеоиздат, 1964. — 128 с.