Эчтәлеккә күчү

Лев Гумилев

Мегавики проектыннан
Лев Гумилев
Файл:Lev Gumilev.jpg
Тулы исеме Лев Николай улы Гумилёв
Туган көне 1 октябрь 1912(1912-10-01) (114 яшь)
Туган җире Царское Село, Россия империясе
Вафат көне 15 июнь 1992(1992-06-15) (79 яшь)
Вафат булган җире
Белеме
Ватандашлык
Эшчәнлеге тарихчы, этнолог, шагыйрь, тәрҗемәче
Әтисе Николай Гумилёв
Әнисе Anna Axmatova
Бүләк һәм премияләре
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә егерме ел» юбилей медале «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 30 ел» юбилей медале «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 40 ел» юбилей медале медаль «За взятие Берлина»
Гыйльми дәрәҗәсе тарих фәннәре докторы[d] (1961) һәм география фәннәре докторы[d] (1974)
Гыйльми исеме ведущий научный сотрудник[d]
Милләт рус

Лев Никола́й улы Гумилев (рус. Лев Никола́евич Гумилев; 1912 елның 1 октябре – 1992 елның 15 июне) – совет һәм Россия галиме, тарихчы-этнолог, тарих һәм география фәннәре докторы, төрки халыклар белгече, шагыйрь, фарсы теленнән тәрҗемәче.

Тәрҗемәи хәл

Анна Ахматова белән Николай Гумилёвның улы. Анна Андреевна – үҗәт шагыйрә, гадәти булмаган әдәбиятчы. Ә ире Николай Гумилев – репрессиягә дучар булган шагыйрь, бөек шәхес.

Шушы ике бөек әдәбиятчының улы Лев Гумилевны яшьтән үк эзәрлекли башлыйлар. 19 яшеннән үк төрмәгә ябып куялар.

1938 елда Ленинград университеты студенты Лев Гумилёвны тагын 5 елга ябып куялар. Яшәү, эшләү урыны – Норильск. Ул бакыр рудникларында чиләнә, техник, геолог, химик-лаборант һөнәрләрен үзләштерә.

1944 елда ул, гариза язып, үз теләге белән сугышка китә, зенит-артиллерия дивизиясендә сугыша, Берлингача барып җитә. Сугышны тәмамлап кайткан яшь егет янә Ленинград университетында белемен дәвам итеп, тиздән укуны тәмамлый һәм аспирантурага керә.

1948 елда Лев Гумилев «Беренче төрки каганатының сәяси тарихы» дигән темага диссертация өлгертә һәм аны яклый.

Яңадан бер елдан Лев Гумилевны тагын кулга алып (әнисе белән бәйле рәвештә Үзәк Комитет карарында хәтәр сүзләр әйтелә), Караганда шәһәре янындагы аерым режимлы лагерьга тыгалар. Галим 1956 елда гына котылып, иреккә чыга.

Тагын дүрт елдан галим «VI-VIII гасырларда борынгы төркиләр» дигән темага докторлык диссертациясен тәмамлый. География белеме буенча докторлык диссертациясен өлгертә.

Тарихчыга 2005 елда Казанда һәйкәл куелган (авторы: Мәскәү сынчысы Владимир Демченко)( Александр Головачев белән берлектә)

Л. Н. Гумилёвның төп хезмәтләре

  • "Этногенез и биосфера Земли", АСТ, Астрель, 2005 г., ISBN 5-17-031811-1, 5-271-12025-2
  • "Конец и вновь начало", АСТ, АСТ Москва, Хранитель, 2007 г., ISBN 978-5-17-044877-7, 978-5-9713-5990-6, 978-5-9762-3829-9
  • "В поисках вымышленного царства", Товарищество "Клышников – Комаров и К", 1992 г., ISBN 5-87495-006-0
  • "Древняя Русь и Великая степь", Астрель, АСТ, 2004 г., ISBN 5-17-026279-5, 5-271-09769-2
  • "История народа хунну", АСТ, Люкс, 2004 г., ISBN 5-17-026629-4, 5-9660-0501-X
  • "Тысячелетие вокруг Каспия", АСТ, АСТ Москва, Харвест, 2008 г., ISBN 978-5-17-051463-2, 978-5-9713-9145-6, 978-985-16-6196-7
  • "Черная легенда", Айрис-Пресс, 2008 г., ISBN 978-5-8112-3377-9
  • "Древний Тибет", ДИ – ДИК, 1996 г., ISBN 5-87583-022-0
  • "Открытие Хазарии", ДИ-ДИК, 1996 г., ISBN 5-87583-023-9
  • "Волшебные папиросы" 1993 (написал в Норильском лагере в 1942 году, решился записать на бумаге в 1966 году, решились издать только посмертно)
  • Полная библиография Л.Н. Гумилева (рус.)

Шигърият

Лев Гумилёв шигырьләр дә язган.

Земная слава — как дым.
Земная слава — живым.
А мертвым — черная высь,
Где тесным кругом сплелись,
Верша земные дела,
Созвездья добра и зла.
Но в звездный круг, не боясь,
Входи заколотый князь!
Внизу поносит народ
Тебя — причину невзгод,
Но вечный звезд хоровод
Теперь твой дом и народ.

1936

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

Сылтамалар