Эчтәлеккә күчү

Лальск

Мегавики проектыннан
Лальск
БайракИлтамга
Административно-территориальная единица Лальское городское поселение[d][1], Луза районы, Лальский район[d], Великоустюжский уезд[d] һәм Лальский уезд[d]
Дата возникновения 1570
Почтовый индекс 613970
Местный телефонный код 83 346
Уникальный номер ГАР 29312a11-22a4-467d-b400-c32b5d49473a
Изображение
Первое письменное упоминание 1570
Является административным центром Лальское городское поселение[d][1]
Численность населения
Государство
Часовой пояс UTC+03:00
Карта
Логотип РУВИКИ.Медиа Лальск РУВИКИ.Медиада

Лальск (рус. Лальск) — Киров өлкәсенең Луза районында урнашкан штп.

География

Бистә Лала елгасында, Луза шәһәреннән 27 километр ераклыкта урнашкан.

Климат

Биредә климат уртача-континенталь. Төньяк Боз океаны якын булганлыктан һәм төньяктан исүче җилләрне тоткарлаучы таулар булмаганга, кыш озын һәм суык булып тора, шулай ук җәй көне дә нык суыта, кырау еш төшә ала.

Сәгать поясы

Мәскәү вакыты
Мәскәү вакыты

Лальск Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.

Тарих

Лалаьск новгродлылар тарафыннан 1570 елда нигезләнгән.

1726 елда посадка, ә 1779 елда — шәһәргә үзгәртеп корылган. 1779—1796 елларда — Вологда губернасының Лальск өязе үзәге. 1796 елдан — өяз үзәге булмаган шәһәр. 1927 елда шәһәр тибындагы бистәгә үзгәртеп корылган.

1856 елда биредә 8 чиркәү, 170 йорт һәм 3 базар (торжок) булган.[3]

1924 елдан 1965 елга кадәр Лальск районы үзәге булган.

Халык

1840[4] 1858[3] 1897[5] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[11]
789 508 1 124 6 511 6 784 6 034 5 471 4 551 3 705

2010 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: руслар (98%).[12]

Икътисад

Май заводы, промкомбинат, леспромхоз, кәгазь фабрикасы.

Галерея

Искәрмәләр