Кәрия-Зәкәрия
Күренеш
| Кәрия-Зәкәрия | |
|---|---|
| күп | |
| түбән | |
Кәрия-Зәкәрия — татар балалар уены.
Уйнау тәртибе
Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:
- Бу бик яхшы укучы,
- Бу бик яхшы укучы,
- Аның укуы яхшы,
- Аннан үрнәк алыгыз.
- Бу бик яхшы җырлаучы,
- Бу бик яхшы җырлаучы,
- Аның җырлавы яхшы —
- Аннан үрнәк алыгыз.
- Бу бик яхшы биюче... һ. б.
Шундый һәр җырдан соң түгәрәктәгеләр кул чабып, такмак әйтәләр:
- Кәрия, Зәкәрия коммая,
- Кәрия, Зәкәрия коммая:
- Кәри комма, Зәкәр комма,
- Зәкәрия коммая...
Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана. Уен шулай дәвам итә.
Чыганаклар
- Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, Мегавики проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләдә мәгълүматлар карата китерелгән. |
