Эчтәлеккә күчү

Кәрим Мәсимов

Мегавики проектыннан
Кәрим Мәсимов
каз. Кәрім Қажымқанұлы Мәсімов
Туган көне 15 июнь 1965(1965-06-15) (61 яшь)
Туган җире
Белеме
Ватандашлык
Эшчәнлеге сәясәтче, икътисадчы, халыкара форум катнашучысы
Бүләк һәм премияләре
Гыйльми дәрәҗәсе икътисад фәннәре докторы[d]

Кәрим Кажимкан улы Мәсимов[1] (каз. Кәрім Қажымқанұлы Мәсімов; 1965 елның 15 июне, Целиноград, Казакъ ССР, ССРБ) — Казакъстан дәүләт эшлеклесе, хокукчы. Казакъстан Республикасы Милли иминлек комитеты рәисе (2016 елның 8 сентябре — 2022 елның 6 гыйнвары)[2][3].

Ике тапкыр Казакъстан премьер-министры (2007—2012, 2014—2016), Казакъстан президенты администрациясе җитәкчесе (2012—2014), элекке милли иминлек генерал-лейтенанты[4][5].

Тәрҗемәи хәле

Кәрим Мәсимов 1965 елның 15 июнендә Казакъ ССРның Целиноград шәһәрендә туа. Милләте буенча уйгыр. Аның әтисе, Кажимкан Касыйм улы Мәсимов төрле идарә вазыйфаларында эшләгән, моннан тыш, «Казакъстанның милли агросәнәгать палатасы» һәм Казакъстанның йога ассоциациясе иҗтимагый оешмаларында президент була[6]. Әнисе — Элеонора Кәрим кызы Ажибәкова[7].

1982 елда Алматы шәһәрендә Республика физика-математика мәктәп-интернатын тәмамлый.

1985—1988 Патрис Лумумба исемендәге халыклар дуслыгы университетын (гарәп теле), аннары Т. Рыскулов исемендәге Казакъ икътисад университетын, Казакъ дәүләт идарә академиясен тәмамлый.

1988—1989 елларда Ханбалык телләр институтында кытай телен өйрәнә, Үһән юридик университетында (1989—1991) һәм Колумбия университетында (АКШ) стажировка уза. 1998 елда Казакъ дәүләт идарә академиясе аспирантурасын, ә 1999 елда Мәскәү дәүләт технология академиясе докторантурасын тәмамлый. Шул ук елда «Казакъстан Республикасы сәнәгатен формалаштыру проблемалары һәм аларны хәл итү юллары (теория һәм практика)» темасы буенча докторлык диссертациясен яклый.

1991 елда Казакъстан Хезмәт министрлыгының бүлек башлыгы була. 1992—1995 елларда Кытайда һәм Һоң Коңда Казакъстан коммерция структураларында эшли. 1995—1997 елларда «Алматы сәүдә-финанс банкы» идарәсе рәисе. 1996 елда «Туранбанк» идарәсе рәисе вазыйфаларын башкаручы, 1997 елдан «Казакъстан халык саклык банкы» идарәсе рәисе.

2000 елда Казакъстанның Транспорт һәм коммуникацияләр министры итеп билгеләнә. 2001—2003 елларда Казакъстан Премьер-министры урынбасары. 2003—2006 елларда Казакъстан Президенты ярдәмчесе. 2006 елдан Казакъстан Премьер-министры урынбасары (бер үк вакытта 2006 елның апреленнән октябрь аена кадәр икътисад һәм бюджет планлаштыру министры булып эшли). 2007—2012 елларда Казакъстан Премьер-министры. 2012 елдан 2014 елга кадәр Казакъстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе. 2014 елның 21 гыйнварыннан Казакъстан Дәүләт Секретаре вазыйфаларын башкаручы.

2014 елның 2 апреленнән Казакъстан Премьер-министры[8]. 2015 елның 26 апрелендә вакытыннан алда президент сайлауларын уздырганнан соң, 29 апрельдә яңадан Казакъстан Республикасы Премьер-министры итеп билгеләнә[9]. 2016 елның 8 сентябреннән — Казакъстан Республикасы Милли иминлек комитеты рәисе[10].

2022 елның 6 гыйнварында комитет рәисе вазифасыннан азат ителә[11]. 2023 елның 24 апрелендә Астана суды аны дәүләткә хыянәт итүдә, хакимиятне көч кулланып, яулап алуда һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаепле дип таба һәм 18 елга ирегеннән мәхрүм итә. Милке конфискацияләнә, дәүләт хезмәтендә вазифалар биләү хокукыннан гомерлеккә мәхрүм ителә, генерал дәрәҗәсеннән һәм дәүләт бүләкләреннән мәхрүм ителә[12]. 2023 елның 16 июнендә апелляция суды җәза үтәү учреждениесенең төрен үзгәртә, хөкемнең калган өлешен үз көчендә калдыра, хөкем законлы көченә керә[13].

Шәхси тормыш

Өйләнгән. Хатыны Мәсимова (Машурова) Диләрәм Азат кызы белән өч бала үстерәләр[14].

Мактаулы исемнәр

  • Россия Халыклар дуслыгы университетының мактаулы докторы[15].

Бүләкләр

  • «Күрмәт» ордены (2004)[16]
  • «Казакъстан Республикасының Беренче Президенты — Милләт Лидеры Нурсолтан Назарбаев» ордены (2010)[17]
  • Федерация Ордены (Order of Federation) (БГӘ, 2010)[18]
  • «Казакъстан Республикасы бәйсезлегенә 20 ел» юбилей медале (2011)[19]
  • Халыклар Дуслыгы ордены (Беларусия, 2015)[20]
  • II дәрәҗә «Барыс» ордены (2016)[21]

Искәрмәләр

  1. ↑ Масимов Карим Кажимканович (ПЕРСОНАЛЬНАЯ СПРАВКА)
  2. ↑ Карим Масимов назначен главой КНБ
  3. ↑ Указом Главы государства Масимов Карим Кажимканович освобожден от должности Председателя Комитета национальной безопасности Республики Казахстан (рус.) (6 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  4. ↑ Презик РК. Очередное присвоение спецзвания [неопр.]. Akorda.kz (6 май 2020).
  5. ↑ Кариму Масимову вынесен приговор (рус.) (24 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  6. ↑ Скончался Кажимкан Масимов
  7. ↑ Мама премьера Казакъстана К. Масимова до сих пор работает экскурсоводом в Железнодорожном музее, archived from the original on 2015-09-23, retrieved 2021-07-25 
  8. ↑ Указ Главы Государства 2014 елның 6 апрель көнендә архивланган.
  9. ↑ Официальный сайт Президента Республики Казакъстан — Указ «О назначении Масимова К. К. Премьер-Министром Республики Казакъстан». Мөрәҗәгать итү датасы: 30 апрель 2015. Архивировано из оригинала 1 май 2015 года.
  10. ↑ Указ «О назначении Масимова К. К. председателем Комитета национальной безопасности Республики Казакъстан и Правительстве Республики Казакъстан»
  11. ↑ Указом Главы государства Масимов Карим Кажимканович освобожден от должности Председателя Комитета национальной безопасности Республики Казахстан (рус.) (6 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  12. ↑ Кариму Масимову вынесен приговор (рус.) (24 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  13. ↑ Карим Масимов будет отбывать наказание в учреждении средней безопасности (рус.) (16 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 сентябрь 2026.
  14. ↑ Досье :: Масимов Карим Кажимканович :: StanRadar — новости Центральной Азии
  15. ↑ Казакъстанский юридический портал(үле сылтама)
  16. ↑ Масимов Карим Кажимканович — Премьер-министр Республики Казакъстан(үле сылтама)
  17. ↑ Награды ко Дню независимости. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июль 2021. Архивировано 26 февраль 2011 года.
  18. ↑ Президент ОАЭ вручил премьер-министру Казакъстана орден «Order of Federation», archived from the original on 2016-03-29, retrieved 2021-07-25 
  19. ↑ Накануне 20-летия Независимости страны Нурсултан Назарбаев вручил государственные награды и юбилейные медали, archived from the original on 2020-01-30, retrieved 2021-07-25 
  20. ↑ Президент Беларуси наградил орденом Дружбы народов Масимова, Дворковича, Шувалова и Шукеева, archived from the original on 2020-12-03, retrieved 2021-07-25 
  21. ↑ За особые заслуги. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июль 2021. Архивировано 14 декабрь 2016 года.

Сылтамалар