Күрдем
| Авыл | |
| Күрдем | |
|---|---|
| 56°15′07″ с. ш. 55°29′12″ в. д.GЯO | |
| Ил | |
| Район | Башкортстанның Тәтешле районы |
| Халык саны | |
| Халык саны | |
| Санлы идентификатор | |
| Почта индекслары | 452842 |
|
|
|
Иске Күрдем — Башкортстанның Тәтешле районында урнашкан авыл. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 1095 кешенең яшәве мәгълүм.
Почта индексы — 452842, ГАТОБК коды — 80250845000.
География
Уфадан 171 километр еракта, Әри елгасы буенда урнашкан. Административ яктан Тәтешле муниципаль районына карый.
Иске Күрдем (рус. Старый Курдым) буларак та билгеле, ләкин Яңа Күрдем авылы Искесе белән кушылганлыктан, икесенә бер исем генә калдырылган. 2009 елда 994 кеше яшәве билгеле. Рәсми рәвештә чиста башкорт авылы (97% - 2002 ел).
Мәгариф
Инкыйлабка кадәр Күрдем мәдрәсәсе бик билгеле булган. Мәдрәсәне Иске Чокырдан Гали Чокрый улы Гарифулла Киеков 1889 елда килеп җитәкчелек итә. 1894 елда ул биредә мәчет төзетә. Аның кабере дә Күрдем зиратында. Күрдем урта мәктәбендә заманында шәркыятьче галим Равил Үтәбай-Кәрими (1933-2005) һәм Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев укытканнар.
Авылдашлары Әнгам Атнабаевка багышланган мәдәни чаралар оештыралар. Берничә ел рәттән Күрдемдә «Күрдем чишмәләре» дип аталган район шигърият фестиваль-бәйгесе үткәрелә.
2014 елда Күрдем урта мәктәбендә 258 укучы белем алган. Мәктәптә 35 педагог бар, шуларның 29ы – югары, 8е – махсус урта белемле.[2]
Күрдемннән күренекле татар режиссеры Байрас Ибраһимов чыккан. Туймазы дәүләт татар драма театры сәнгать җитәкчесе (2007 елдан).
Демография
| 2002[3] | 2009[4] | 2010[5] | 2020[1] |
|---|---|---|---|
| 1046 | ↘994 | ↗1095 | ↘1008 |
Авыл белән бәйле шәхесләр
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 https://rosstat.gov.ru/vpn/2020/Tom1_Chislennost_i_razmeshchenie_naseleniya
- ↑ Атнабайлар мәктәбе(үле сылтама)
- ↑ http://www.perepis2002.ru/content.html?id=11&docid=10715289081460
- ↑ http://www.asmo-rb.ru/engine/data/attach/1/spravochnik.xls
- ↑ https://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw?url=http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/2f055a804e303140ba45fe3bf8d20d64/%D0%A7%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D1%8C+%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F+%D0%BF%D0%BE+%D0%BD%D0%B0%D1%81
Сылтамалар
- Башкортостан Республикасының муниципаль берәмлекләр советы.
- Башкортстанныњ халык шагыйре Єнгам Атнабаевныњ тууына — 80 ел
Бу — Башкортстан географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча торак пунктлар
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (АТЕ: Курдымский сельсовет)
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (АТЕ: Тәтешле районы)
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (АТЕ: Яңавыл районы)
- РУВИКИ:Рәсемсез мәкаләләр (төр: русиянең административ-территориаль берәмлеге)
- Pages with templates in the wrong namespace
- РУВИКИ.Мәгълүматка нигезләнгән исемлекләр
- Тәтешле районы торак пунктлары
- Башкортстан авыллары
- Страницы, использующие расширение Kartographer