Эчтәлеккә күчү

Колыма

Мегавики проектыннан
Колыма
рус. Колыма, сах. Халыма
Тавсирлама
Озынлык 2129 км
Бассейн 643 000 км²
Су агымы
Су башы слияние рек: Аян-Юрях и [[|Кулу]]
 • Географик координаталар 62°17′31″ с. ш. 147°43′57″ в. д.GЯO
Тамак Көнчыгыш Себер диңгез
 • Тамакның урнашкан урыны 0 м
 • Географик координаталар 69°33′05″ с. ш. 161°21′51″ в. д.GЯO
ГВРдагы коды 19010100112019000000019[1]
Логотип РУВИКИ.Медиа РУВИКИ.Медиа медиафайллар

Колыма (рус. Колыма, сах. Халыма) — Россиянең Магадан өлкәсе һәм Саха Җөмһүрияте территориясеннән ага торган елга.

Озынлыгы 2129 км. Бассейнының мәйданы 643 мең км².

Охота-Колыма таулыгында башланып, Көнчыгыш Себер диңгезенә коя. Югары өлеше Колыма яссытаулыгы буйлап тар һәм тирән үзәнендә ага. Урта агаымында үзән киңәеп, елга тармакларга бүленеп китә. Колыманың түбән өлеше Колыма түбәнлегеннән ага.

Кар, яңгыр һәм җир асты суларыннан туена. Елга октябрь башында бозланып, май—июньдә боздан арына.

Уртача су чыгымы Среднеколымскида 2250 м³/сек. Елга 5,5 млн. т ләм китерә. Бахапча елгасы кою җиреннән тамкка кадәр көймә йөрешле. Колыма бассейнында алтын чыганкалары бар.

  1. ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 19. Северо-Восток / под ред. Ю. Н. Комарницкой. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 602 с.