Эчтәлеккә күчү

Колыван районы

Мегавики проектыннан
Район
Колыван районы
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Русия
55°18′23″ с. ш. 82°44′21″ в. д.GЯO
Статус Район
Өлкә Новосибирск өлкәсе
Административ үзәк Колыван
Нигезләү датасы 1925
Район башлыгы Аверин Пётр Виктор улы[1]
Халык саны  (2010)
24 048 кеше (16 урын)
Мәйдан
  • 10 573
Сәгать поясы MSK+3 (UTC+7)

Колыван районы (рус. Колыванский район) — Новосибирск өлкәсенең көнбатышында урнашкан административ берәмлек.

Административ үзәге — Колыван штб-ы.

География

Як Район яки регион
Төньяк
Көнбатыш
Тум өлкәсе
Төньяк-көнбатыш Уба районы
Көнбатыш Чулым районы
Көньяк-көнбатыш Коченёво районы
Көньяк Новосибирск районы
Көньяк-көнчыгыш Мошково районы, Болотное районы

Район аша Об елгасы ага. Башка эре елгалар — Чаус, Вьюна, Уень, Шегарка, Бакса, Кашлам.

Тарих

Колыван районы 1925 елда Себер краеның Новосибирск округы составында оештырыла.

1930 елдан — Көнбатыш Себер крае, 1937 елдан — Новосибирск өлкәсе составында. 1955 елда район составына бетерелгән Пихтовка районы территориясе кертелә.

Халык

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
44 966 35 039 27 885 28 292 25 737 24 048

Милли состав

Милләт 2002[8] 2010[9]
руслар 92,6% 94,2%
татарлар 3,1% 2,5%
алманнар 1,0% 0,8%

Районның 3 торак пунктында (Йорт-Акбалык, Йорт-Оры, Казанка) татарлар, 1 торак пунктында — чуашлар күпчелекне тәшкил итәләр.

Административ бүленеш

  1. Колыван шәһәр җирлеге
  2. Вьюны авыл җирлеге
  3. Калинин авыл җирлеге
  4. Кандаурово авыл җирлеге
  5. Королевка авыл җирлеге
  6. Новотроицк авыл җирлеге
  7. Новотырышкино авыл җирлеге
  8. Пихтовка авыл җирлеге
  9. Пономаревка авыл җирлеге
  10. Сидоровка авыл җирлеге
  11. Скала авыл җирлеге
  12. Соколово авыл җирлеге

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар