Клоун
Күренеш

Клоун ( ингл. clown, лат. colonus - тупас, дорфа ир дигәннән) - көлкеле, мәзәкчән, кызыклы артистлар, башкаручылар. Аларны төсле паркиклары, гримлы йөзләре, гадәти булмаган өс киемнәре, бик зур аяк киемнәре күрсәтеп, аерып тора.
Клоун сүзе 16 гасырда Англияда барлыкка килә. Бу комик персонаж - тупас, булдыксыз, шәһәр көлкесенә калучы егет булып торган. Клоун дорфа мәзәкләр сүләп кешеләрне юаткан.
Клоуннар - кешеләрнең күңелләрен ачучылыр. Клоуннар һәр төрле заманга да, урынга да туры килә алалар: алар билгеле бер этик кануннарга да буйсынмаска мөмкиннәр, аларга кешеләрдән, җәмгыятьтән көлү дә рөхсәт ителә.
Бүгенге көндә клоуннар, ешрак, цирк, театр, эстрада артистлары булып торалар. Клоунга тугандашлар булып шамакай да санала.
Чыганаклар
- Жан Старобінський. Портрет художника в образі блазня 2008 елның 30 апрель көнендә архивланган. // Старобінський Ж. Поезія і знання: Історія літератури і культури. Т. 2. М., 2002, с. 501—579
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләдә мәгълүматлар карата китерелгән. |