Эчтәлеккә күчү

Кискеч

Мегавики проектыннан
Кискеч
Источник энергии кеше көче[d]
Изображение
Видеофайл
Логотип РУВИКИ.Медиа Кискеч РУВИКИ.Медиада
Корычтан ясалган агач кискече
Агачны бизәкләү кораллары

Кичкеч (ингл. chisel, рус. зубило) - металлны һәм ташны эшкәртер өчен сугып кисүче эш коралының исеме. Кискечнең сага (койрык) кыйсмына чүкеч, киянкә, шулай ук пневматик тапаучы һәм чабучы чүкечнең, бетонваткычның һәм перфораторның бәргече белән суккач, кискечнең кисү сыры эшкәртелүче матдәне кисеп яисә ватып, аңа тәэсир итә. Кискеч аерым бер корал була алган кебек, шулай ук берәр коралның (мәсәлән, һава яисә май коралларының) ярдәмче өлеше булып тора ала.

Кискечнең төзелеше

Кискеч, гомумән, кисеме түгәрәк, турыпочмаклык, овал яисә күппочмаклык булган озынча сөнге шәкелле була. Һава һәм май корал кискечләренең кисеме һәрвакыт диярлек түгәрәк була, койрыгы янында исә коралда кискечне беркетер өчен "итәге" бар, койрыкның кисеме - түгәрәк яки алтыпочмаклык. Кискечнең бер очы (эш кыйсмы) үткенләнә, койрыгы чүкеч белән яки коралның бәргече белән сугу өчен кулланыла.

Кискечнең кисү очы (эш кыйсмы) һәм койрыгы мотлака эсселек белән эшкәртелергә тиеш. Гомумән, кисү сырының катылыгы 54-58 HRC шартлы берәмлегеннән ким булмаска тиеш.

Кискечнең эшләү шартларына күрә корал түбәндәгечә матдәләрдән ясала:

Кискечне куллану шарталарына күрә төрле озынлыкта ясау мөмкин.

Кискеч төрләре

Кискечләр эш кыйсмы буенча түбәндәгечә бүленә:

  1. Очлы, яисә сөнге башлы кискеч
  2. Тешле кискеч
  3. Көрәк башлы кискеч
Очлы кискеч Тешле кискеч Көрәк башлы кискеч
Файл:Kiskech5.png Файл:Kiskech2.jpg Файл:Kiskech4.jpg

Искәрмәләр

Чыганак

  1. Кискечләр  [рус.]
  2. Һава коралларның өлешләре 2010 елның 1 декабрь көнендә архивланган.  [рус.]

Сылтамалар