Эчтәлеккә күчү

Киндер

Мегавики проектыннан
Киндер
Хештег Cannabis
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gri…
Международное научное название
Полученные награды
Изображение
Логотип РУВИКИ.Медиа Киндер РУВИКИ.Медиада

Киндер (лат. Cánnabis, рус. Конопля) — Киндерчәләр гаиләлегенә керүче берьеллык үсемлекләр ыругы.

Төрләре

Киндер төрләре

Бу ыругка түбәндәге төрләр кертелә иде:

  • Чәчүле киндер (C. sativa)
  • Һинд киндере(C. indica)
  • Кыргый киндер(C. ruderalis)

Хәзер исә һинд киндере Чәчүле киндернең астөре итеп карала (C. sativa var. indica). Ә кыргый киндер исә чәчүле киндер атамасының синонимы булып санала.

Төзелеше

Чәчүле киндернең төзелеше:

Киндер икеөйле берьеллык үләнчел үсемлек.

Тамыры туры, 1.5-2 метр тирәнлеккә житә.

Сабагы туры гадәттә 1.5 метр биеклектә, кайбер астөрләре 3-6 метрга җитә. Аскы өлешендә түгәрәк, өстә алтыпочмаклы, бизчел төкләр белән капланган.

Яфраклары 5-9 тешле-тешле озын яфракчыклардан тора.

Химик составы

Орлыкларында 30-38% май бар, шулай ук аксым, аминокислоталар, углеводлар табылган.

Яфракларында һәм чәчәкләрендә психоактив матдәләр - каннабинол һәм каннабидол бар.

Кулланылу

Чәчүле киндер сүс һәм май алу өчен, очсызлы кәгазь ясауда кулланыла. Медицина практикасында (склерозны давалау, аппетит ачу, яман шеш һәм СПИД белән авыруларның хәлен яхшырту, авыртуларны басу өчен) һәм наркотик матдә буларак Киндер экстрактлары, чиста ТГК, киндер сумаласы (хәшиш) һәм башка препаратлар кулланыла.

Куллану тарихы

Киндер бик бай тарихка ия. Аның турында берене язма б. э. к. 2800 елга карый. Ул Кытайда табылган.

Россия территориясенә скифлар тарафыннан V гасырда кертелгән Киндер патша Россиясендә һәм Советлар Берлегендә иң киң таралган культураларның берсе булган. Киндер сүсе, баулар, Европа илләренә күпләп сатылган.

1961 елда БМО конвенциясе нигезендә киндер һәм аның препаратлары наркотикларга тиңләнә.

1930нчы еллардагы плакат

Препаратлар

Медицинада: Savitex- табыйгый ТГК һәм КБД.

Маринол- ТГКның синтетик аналогы.

Тильден Экстракты.

Фитин - киндер орлыгыннан ясала.

Наркотик буларак:

Марихуана - киндернең киптерелгән яфраклары һәм чәчәкләре.

Хәшиш - прессланган киндер тузаны яки сумаласы.

Сөтле экстракт.

Майлы экстракт.

Кануни торыш

Дөньяда киндернең кануни торышы(аз күләмдә саклау).
Европада киндернең кануни торышы.

Киндер составындагы матдәләр психотроп үзлекләргә ия булу сәбәпле, аны үстерү, саклау һәм куллану күп илләрдә тыелган. Әмма кайбер илләрдә (Голландия, Чехия, Испания) аз күләмдә үстерү яки шәхси куллану өчен сатып алу, ә АКШ һәм Канадада медицина максатларында куллану рөхсәт ителгән. Россиядә 2010 елның 18 нче ноябрендә эшли башлаячак закон нигезендә аз күләмдә (~20 төп киндер) составында наркотик булган үсемлек үстергән өчен җинаять җаваплылыгы административ җаваплылыкка алыштырылачак[3]

Искәрмәләр