Камал III
| Камал III | |
|---|---|
| Файл:Камал III.jpgКамал III — Герман. «Таня» (Алексей Арбузов) | |
| Тулы исеме | Камал Ситдыйк улы Сәлахетдинов |
| Туган көне | 12 гыйнвар 1900 |
| Туган җире | Әстерхан шәһәре |
| Вафат көне | 27 июль 1968 (68 яшь) |
| Вафат булган җире | |
| Эшчәнлеге | актер |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Милләт | татар |
Камал III (2 нче сәхнә псевдонимы, 1 нчесе — Сакмарский), Камал Ситдыйк улы Сәлахетдинов, рус. Салахутдинов Камал Ситдикович (Камал Третий) (1900, Әстерхан — 1968, Казан) — драма артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты (1928-1968). ТАССР (1943), РСФСР (1957) халык артисты.
Тәрҗемәи хәле
1899 елның 31 декабренда (1900 елның 12 гыйнварында) Әстерхан шәһәрендә тегүче гаиләсендә туган. «Шураи ислам» мәктәбен, Әстерхан татар театр студиясен (1919) тәмамлаган.
1918-1924 елларда «Алтын Урда» Әстерхан мөселман артистлары берлегендә (соңыннан «Вулкан» татар дәүләт драма театры , 1922 елдан Һөнәри эшче театры, 1928 елдан Әстерхан дәүләт татар театры) уйный[1].
1924 елдан «Кызыл Октябрь» исемендәге татар театры (соңрак Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) артисты. Яңа сәхнәдә иң беренче башкарган роле — Уильям Шекспирның «Гамлет» драмасында Лаэрт.
Иҗаты
Татар милли театр сәхнәсенең күренекле осталарының берсе, каһарман холыклы образлар иҗат итүче. Репертуарында әүвәл һавалы-романтик холыклы яшь каһарманнар (Хәлил, Бакый, Шәрәф) булса, соңрак өлкән каһарманнарны уйныйh[2]. 50 еллык иҗат гомерендә 400ләп образ иҗат иткән. Сәхнәдә партнершасы булып һәрвакыт Фатыйма Ильская уйный торган була. Аның уенын Зәйни Солтанов югары бәяли.
| Камал III тудырган образлар гадилеге, чынлыгы белән, шул ук вакытта актер тарафыннан нык эшкәртелгән булулары, ялтырап торулары белән аерылып тора[3]. |
Әстерханда уйнаган спектакльләре
- «Кречинский туе» (Свадьба Кречинского) А. В. Сухово–Кобылин
- «Өйләнү» (Женитьба) Н. В. Гоголь
- «Юлбасарлар» (Разбойники) Ф. Шиллер
- «Саран» Ж.-Б. Мольер
- «Яшь гомер» Гафур Коләхмәтов
- «Банкрот» Галиәсгар Камал
- «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи
- «Юлбасар Галим» Карпов-Крымский
- «Ул булмаса, бу булсын» Гозәер Хаҗибәков
- «Аршин мал алан» Гозәер Хаҗибәков
- «Җөйче Гайшә»
Камал театрындагы рольләре
|
|
Кызыклы факт
Әстерхан татар театрына эшкә килгән Камал I «Сакмарский» псевдонимы белән уйнаучы яшь артист Камал Сәлахетдиновка яңа сәхнә исеме — «Камал III»не тәкъдим итә (Камал I , Камал II була инде — икесе дә Г. Камалның энеләре).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Әдәбият
- В. Мортазин, Т. Ченәкәй. Татар театры тарихыннан. М, 1926 ; Казан: ТКН, 1996.
- И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. К.: ТКН, 1996; 2005. ISBN 5-298-00708-2
- Театральная энциклопедия. Том 2. Глав. ред. П. А. Марков. М.: Советская энциклопедия, 1963.
Сылтамалар
- Г. Камал театры артистлары. Библиографик белешмәлек
- Камал III Кино-театр.ру сайтында
- Кадерле хатирәләр... Казан утлары. Автор: Әхтәм Зарипов
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 12 гыйнвар көнне туганнар
- 1900 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әстерханда туганнар
- 27 июль көнне вафат булганнар
- 1968 елда вафат булганнар
- Казанда вафатлар
- РСФСР Халык артистлары
- РСФСР атказанган артистлары
- Татар артистлары
- Татарстанның халык артистлары
- РСФСР халык артистлары
- Камал театры актерлары
- Габдулла Тукай