Исәнбай авыл җирлеге
| Россия авыл җирлеге (2 дәрәҗәдәге муниципаль берәмлек) | |
| Исәнбай авыл җирлеге | |
|---|---|
| 56°02′48″ с. ш. 53°24′58″ в. д.GЯO | |
| Ил |
|
| Субъект | Татарстан |
| Район | Әгерҗе |
| 1 населённый пункт | |
| Административ үзәк | Исәнбай |
| Глава сельского поселения | Рамиль Мухаммадиев (сентябрь 2026)[1] |
| Тарих һәм география | |
| Сәгать поясы | UTC +3 |
| Халык саны | |
| Халык саны | |
| Цифрлы идентификаторлар | |
| Код ОКТМО | 92601435 |
Исәнбай авыл җирлеге — Татарстан Республикасының Әгерҗе районы составындагы муниципаль берәмлек. Бердәнбер торак пункты һәм административ үзәге — Исәнбай авылы[3].
Географик урнашуы
Исәнбай Бима елгасы буенда, Әгерҗедән көньяк-көнчыгышка таба 86 км ераклыкта урнаша[4].
Тарихы
Исәнбайга XVII гасырның беренче яртысында нигез салына, икенче исеме — Яланоч. 1921 елга кадәр авыл Вятка губернасы Сарапул өязенең Исәнбай волостена керә. 1921 елда ул ТАССРның Алабуга һәм Әгерҗе кантоннары, 1924 елдан — Алабуга, 1928 елдан — Чаллы кантоны составында була[4].
1930 елның 10 августыннан авыл Кызыл Бор районына, 1960 елның 28 октябреннән — Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән — Алабуга районнарына керә, 1964 елның 4 мартыннан — яңадан Әгерҗе районы составына кертелә[4].
Авыл җирлегенең статусы, аның составы һәм чикләре Татарстан Республикасының 2005 елның 31 гыйнварындагы 14-ЗРТ санлы законы белән билгеләнә[3].
Халкы
- Н/Д[5]
- Н/Д[6]
Авыл җирлеге составы
Невозможно определить количество столбцов
Хуҗалык һәм социаль инфраструктура
1930—1954 елларда Исәнбайда машина-трактор станциясе эшли, 1968 елда кирпеч заводы ачыла. Урта мәктәп 1951—1952 еллардан бирле эшли, 1973 елдан ул яңа бинада урнаша. Мәктәпнең авыл тарихы музее 1982 елда ачыла[4].
2014 елда җирлектә үзара салым акчасы җыю башлана. 2018 елның сентябренә дүрт ел эчендә 14 км га якын авыл юлы вак таш һәм ком белән тигезләнә һәм ныгытыла, 30 су колонкасы алыштырыла. Бу акчалар шулай ук урамнарны яктыртуга, зиратларны төзекләндерүгә һәм кышын юлларны кардан чистартуга тотыла. 2017 елда сугышта катнашкан авылдашларга мемориал куела, һәйкәл яңартыла һәм мәдәният йорты янындагы 120 м озынлыктагы койма алыштырыла[7].
2026 елның августында Бима аша салынган күпер ремонтлана. Елның беренче сигез аенда суүткәргеч магистраленең тугыз участогында ремонт эшләре башкарыла. Республика программасы кысаларында авыл тирәсендәге 6,1 га мәйданда балтырганга каршы көрәш алып барыла. Авыл кырларында фермерлар арпа, бодай, рапс һәм көнбагыш үстерә[1].
Җирле үзидарә
2020 елның сентябрендә дүртенче чакырылыш җирлек Советына җиде депутат сайлана. Бу чорда җирлек башлыгы булып Фанил Фаиз улы Сираев тора[8]. 2026 елның сентябрендә җирлекне Рамил Мөхәммәдиев җитәкли[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Исәнбай җирлегендә матур үзгәрешләр бар. Әгерҗе хәбәрләре (11 сентябрь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2026.
- ↑ 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 года — Федераль дәүләт статистикасы хезмәте.
- ↑ 3,0 3,1 Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования «Агрызский муниципальный район» и муниципальных образований в его составе (рус.). Республика Татарстан (1 февраль 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2026.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 Исенбаево (рус.). Татарская энциклопедия TATARICA. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2026.
- ↑ Исәнбай авыл җирлеге > Данные не обнаружены. Возможно страница переименовывалась. Проверьте справочник
- ↑ Исәнбай авыл җирлеге > Данные не обнаружены. Возможно страница переименовывалась. Проверьте справочник
- ↑ Дороги ремонтируются, улицы освещаются (рус.). Агрызские вести (25 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2026.
- ↑ Избранные депутаты представительных органов муниципальных образований Агрызского муниципального района четвертого созыва (рус.). Агрызские вести (18 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 сентябрь 2026.