Эчтәлеккә күчү

Илһам Гомәров

Мегавики проектыннан
Илһам Гомәров
Тулы исеме Илһам Госман улы Гомәров
Туган көне 24 декабрь 1972(1972-12-24) (53 яшь)
Туган җире СССР, РСФСР, ТАССР,
Белеме
Эшчәнлеге галим
Гыйльми дәрәҗәсе филология фәннәре кандидаты[d] (2003)
Милләт татар

Илһам Миннехан улы Кашапов (1972 елның 13 апреле, Апакай авылы, Питрәч районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия муниципаль эшлеклесе. Питрәч муниципаль районы башлыгы (2018 елдан). Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (2011).

Тәрҗемәи хәле

Илһам Кашапов 1972 нче елның 13 апрелендә Татарстан АССРның Питрәч районы Апакай авылында туа[2]. 1994 нче елда академик К. И. Скрябин исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Мәскәү ветеринария академиясен тәмамлый. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, «Питрәч кошчылык фабрикасы» ААҖнең зоолаборатория мөдире (1994), үсемлекчелек бүлеге идарәчесе (1994—1995), азык цехы башлыгы (1995—1997) булып эшли.

1997—1998 елларда Питрәч районы Апакай авылының 93 нче номерлы һөнәри лицеенда җитештерү буенча белем бирү мастеры. 1998 елдан, 11 ел дәвамында «„Казанская“ кошчылык фабрикасы» ААҖдә эшли: технологик процесслар буенча директор (1998—2003), генераль директорының беренче урынбасары (2004—2005), башкарма директорының беренче урынбасары (2005—2006), җитештерү буенча генераль директорының урынбасары (2006—2008). 2008 елдан «„Ак Барс“ Питрәч кошчылык фабрикасы» ҖЧҖнең генераль директоры, 2016 елның сентябреннән фабриканың Яшел Үзән җитештерү мәйданчыгы директоры.2018 елның 17 гыйнварында Илһам Кашапов Татарстан Республикасының Питрәч районы башлыгы итеп итеп сайлана[3]. Питрәч муниципаль районы Советы депутаты.

2024 елның 17 апрелендә Питрәч муниципаль районы Советы Илһам Кашаповның район башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы гаризасын канәгатьләндерә. Шул ук көнне аның Татарстанның Беларусиядәге вәкиллеге җитәкчесе вазифасына раслануы игълан ителә.[4]

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 елның 26 августындагы 635 нче карарында Илһам Кашаповка Россия Федерациясенең Беларусия Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге каршында Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади вәкиле вазифаларын башкару йөкләнә.[5]

Өйләнгән, ике баласы бар.

Бүләкләр

Искәрмәләр