Ибраһим пәйгамбәр
Күренеш

Исраилның Хеврон шәһәрендәге Ибраһим кабере, Патриархлар мәгәрәсе (ингл.)Ибраһим (гарәп. إبراهيم, укыла: Ibrāhīm, яһүд. אברהם, укыла: ʼAḇrāhām) - якынча б.э.к. XX гасырда яшәгән дини шәхес. Ислам динендә пәйгамбәр буларак, яһүдилек һәм христианлыкта исә бөек дини зат буларак санала. Исхак һәм Исмәгыйльнең атасы. Гарәп һәм гыйбри халыкларының атасы буларак исәпләнә.
Коръәндә Ибраһим исемле, Мәккәдә иңгән (28, 29 аятьләреннән кала) һәм 52 аятьтән торган, 14 нче сүрә бар. Ул Ибраһим пәйгамбәрнең бу сүрәдә Аллаһка кылган догасы өчен шулай атала.
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләдә мәгълүматлар карата китерелгән. |